Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Инвалидлыкны сорап алмыйлар

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район Картлар һәм инвалидлар йортында очрашу үткәрелде.

Район башкарма комитеты һәм социаль яклау бү­леге хезмәткәрләре катнашында узган әлеге очрашуда караучысыз калган өлкән яшьтәге кеше­ләргә хөкүмәт югарылыгында зур игътибар би­релүе хакындагы фикер кызыл җеп булып ятты. Федоровское авылында урнашкан бу йортта гомер йомгагын сүтүче 26 әби-бабайның 20се - ин­валид. Аларның алтысы махсус коляскада гына хә­рәкәтләнә. Калганнары да көч-хәл белән генә стенага тотынып йөри. Картлар йортын инвалидларга уңайлы итү максатында анда әле шушы көн­нәрдә генә керү юлындагы пандусларга тотынып йөрү өчен махсус тоткычлар куйдылар. Директорлары Салих Маннанов әйтеп узганча, дәүләт инвестиция төзелеш идәрә­се уздырган тендер нәтиҗәсендә сайлап алынган подрядчы оешма үз эшен сыйфатлы итеп башкарган. Алар Картлар һәм ин­валидлар йортының бе­ренче катындагы коридорга идәннән 70 һәм 90 сантиметр биеклектәге ике яруслы тоткычлар да монтажлаган. Аның беренчесе коляскалы инвалидлар өчен булса, икенчесе авырлык белән генә йөрүче карт-карчыкларга тотынып йөрү өчен. Бу эшләрне башкарып чыгуга барлыгы 433 мең сум акча тотылган. Смета буенча икенче катта да мон­тажлау эшләре алып барылачак. Боларның ба­рысы да 2011-2012 елларга исәпләнгән "Уңайлы мохит" федераль проекты нигезендә тормышка ашырыла. Физик мөм­кинлекләре чикле булучыларга каршылыксыз тирә­лек, мохит булдыру - дәү­ләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлеше ул. Инвалидлыкны берәү дә сорап алмый һөм ул көнгә калырга Ходай язмасын. Ә инде арабызда чит ке­ше ярдәменә мохтаҗлар бар икән, аларга бергәләп ярдәм кулы сузыйк.

Бүгенге көндә безнең районда яшәүче 1745 ин­валидның 60ы - 18 яшь­кә кадәрге балалар, 40ы - начар күрүчеләр, 23е - начар ишетүчеләр. Аяк-куллары гарип булу сә­бәпле, 42 авыру коляскада гына хәрәкәтләнә, алар­ның да бишесе балалар.

Очрашу мәдәният хезмәткәрләре концерты белән бергә үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев