Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кар белән көрәшергә Кайбыч әзерме?

Көннәр әлегә кадәр җылы торса да, кыш үзенекен итмичә калмый: суыгы да була, бураны да, җиле дә. Кар юк дип аптырый торгач, ниһаять, карын да бирде. Берничә көн элек ишеп тә карады. Ике көн рәттән буранлап-буранлап явып, бөтен җирне тутырды.

Дүшәмбе эштән кайтуга, чыгып кар көрәдек. Сишәмбе кич чыгып торудан файда юк иде - буран төне буе дулады. Күпләр өчен иртә ишегалды, капка төбе, машина чистартудан башланды. Урамны чыкканчы көрткә баткан машиналар очрады, берсен төртеп чыгарышырга да туры килде. Мондый көннәрдә эшкә килеп җитәсе дә, ай-һай, җиңел түгел. Күпләр соңга кала һәм, билгеле инде, дворникларны, ягъни урам җыештыручыларны искә төшерә. Ә аларның эше хатын-кызныкы кебек: чиста булса, бигрәк яхшы эшләгәннәр дип, беркем дә әйтми, чистартмасалар шунда ук күреп аласың...

Декабрь карсыз узгач, яумас дип уйладылармы, әллә инде кинәт шулай күп яудыдырмы - чәршәмбе иртәсендә Кайбыч урамнары чиста дип әйтерлек түгел иде. Кайбыч аша уза торган төп юл буендагы тротуарларны да кар баскан иде. Үзәктәге кибетләр, банк алларында, тротуарларда тездән кар иде. Җәяү йөрүчеләргә Аллаһ ярдәм бирсен. Бигрәк тә бакчага бала йөртүчеләргә.

Әйе, карлы кыш - иң авыр имтиханга тиң. Кайбыч торак-коммуналь хужалыгы бу имтиханны тотарга әзерме? Оешма җитәкчесе Рифат Гарифуллин кар белән бәйле хәлне болай дип аңлатты:

- Үзәк урамнан кала, Кайбычның бөтен урам һәм тыкрыклары да безнең өстә. Ике «МТЗ» тракторы һәм грейдер таккан бер «КамАЗ»ыбыз иртәдән бирле кар чистартуда - зур һәм киң урамнарны чистарта, тыкрыкларда трактор йөри.

- Урам җыештыручылар ничәү?

- Биш кеше.

- Кайбыч өчен бу бик аздыр бит? Урамнар яхшылап җыештырылсын өчен тагын ничә дворник кирәк?

- Дүрт-биш булса, бик яхшы булыр иде.

- Техникаларыгыз һәм кешеләр бүген ничәдә эшкә чыкты?

- Техника иртәнге сәгать биштән чыкты, ә урам җыештыручылар - яктыргач.

Кар көрәү сәламәтлеккә файдалы булса да, күпкә китсә, бер дә күңелле түгел. Кар күп яву авыл халкына өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Урамда көрәк тотып чыгучылар байтак иде. Кемдер инде иртәдән үк ялт иттереп куярга өлгергән. Равил абый Гыйрфанов та кар көрәп ята иде.

- Урамнан тракторлар узып тора. Менә бүген алтыда тордым, инде чистартырга керешкәннәр иде. Юлларны начар дип әйтерлек түгел, - диде.

Өч дворник Бәрле аша күпернең як-ягын чистартып киләләр иде. Икебез башка җирдә эшли, дип әйттеләр. Александр Егоров ике ел эшләсә, Фәнис Фатыйхов инде стажлы дворник. Ә Илгиз Гыйләҗев әле яңа кеше.

- Кар яуган көннәрдә караңгыдан караңгыга эшлибез. Гадәттә, иртән сәгать сигездә чыгабыз. Банклар яныннан эшкә тотынган идек, менә монда кадәр килеп җиттек. Чистарта торган ара кыска түгел, 17 чакрымга җитә, - диделәр.

Шундагы бер кибеткә кереп, урамнарның чистартылуыннан сез канәгатьме, дип сорадым.

- Мин Закиров урамында яшим, анда ярый әле, чиста була. Ә менә Үзәк урам вакытында чистартылмый, - диде Татьяна Тимершина.

Кибет каршына килеп туктаучылар белән танышып алдым.

- Мин әллә кайларга чыгып йөрмим алай. Әле бит карның беренче генә явуы. Юлларны чистартмыйлар дип әйтеп булмый, карыйлар, - диде Зөфәр Гарәфетдинов.

- Банк, кибет тирәсен әйбәтләп чистартсыннар иде, - дип сүзгә кушылды хатыны Тәскирә апа.

Кибет алларының күбесе, дөрестән дә, әле чистартылмаган иде. Автовокзал янындагы халык күп йөри торган ике кибет алдында кич эштән кайтканда да тездән кар иде.

Кыш әле башланды гына. Явасы карлар, дулыйсы бураннар алда. Урамнарны, юлларны чистартуга җаваплы оешмалар имтиханны ничәлегә бирер, ансын вакыт күрсәтер. Авыл халкы үзе дә битараф булмасын иде. Әйтик, урамнарны чистартмыйлар дип утырганчы, эшкә ашыкмаган кеше урам-тыкрыкка бераз сукмак сала торса, файда гына булыр иде югыйсә. Сүз уңаеннан, көрәк сатып алдык әле. Йортка кирәкле әйберләр сатылучы кибеттә бу көннәрдә иң үтемле товар, чыршы һәм чыршы уенчыкларыннан кала, көрәк дип әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кар белән көрәшергә Кайбыч әзерме?