“Каравон” бәйрәмендә Индия кунагы Кайбыч имәнлекләрен карарга кайтырга вәгъдә бирде
Татарның Сабантуе, керәшен татарларының Питрауы, русларның "Каравон" бәйрәмендә уртаклыклар күп. Узган ел Мамадышка Питрау бәйрәменә, быел Лаешның Рус Никольское авылына "Каравон"га баргач, әнә шундый фикргә килдем. Өчесе дә ерак гасырларга барып тоташучы, халыкның гореф-гадәтләрен үз эченә алучы бәйрәм. Борынгы әби-бабайларыбызның яшәү рәвеше ачык чагыла анда, күңел түренннән ургылып чыккан җырлары,...
Рус фольклорының традицион бәйрәме" Каравон" быел егерме беренче тапкыр үткәрелсә дә, безнекеләрнең анда әле икенче генә тапкыр катнашуы. Бәли авылының "Радуга" фольклор ансамбле белән быел да иртәдән юлга чыктык. Рус Никольскоена барып җиткәнче автобуста җырлар тынып тормады. Әле "Ой мороз, мороз", "Вишня", "Малиновка", әле "Виновата ли я" яңгырый. Барысы да без белгән, кечкенәдән ишетеп үскән, үзебез дә җырлаган җырлар. Ансамбль җитәкчесе Наталия Развалова әйтеп узганча, авылда башта ун еллап элек "Вдовушки" ансамбле оештырганнар, анда йөрүче әбиләр картайгач, ансамбльне яшәрткәннәр, исемен дә алыштырганнар. Анда хәзер урта яшьтәгеләр дә, пенсионерлар да бар. Ираида Козлова, мәсәлән, Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесенең, ә Валентина Төхвәтуллина авыл җирлегенең бухгалтеры, Валентина Полякова - ветераннар Советы рәисе, Татьяна Фәттахова - хуҗабикә, Любовь Клишева лаеклы ялда, Фәния Гаянова - җыештыручы, Светлана Маркова - пешекче. Төрле һөнәр ияләре булсалар да, аларны рус халык җырларына, сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. Югыйсә, эш сәгатьләреннән соң репетицияләргә йөреп, әледән-әле район сәхнәсендә, милли бәйрәмнәрдә чыгыш ясап йөрерләр иде мени алар?! Җитмәсә, клублары да юк. Быел Президентыбызның "Авыл клублары" программасы нигезендә төзелүче мәдәният йортының тизрәк өлгерүен түземсезлек белән көтә алар. "Каравон"га дүрт җыр сайлаганнар, ирләр тавышы да кирәк булгач, район мәдәният йорты хезмәткәре Муса Хисаметдиновка тукталганнар.
Халык җаны җырдан яратылган
Рус Никольское авылы чиркәве янындагы зур мәйданда узды бәйрәм. Анда керә-керешкә ике яклап сәүдә рәтләре тезелеп киткән. Матрешкалар, кәрҗиннәр, төрле бизәкләр төшерелгән куна такталар, сыбызгылар, агач кашыклар сатучы абыйдан бу матурлыкны кемнәр тудыруы турында сорыйм.
- Суздаль осталары, - дип җавап бирде ул. - Ел саен киләбез бу бәйрәмгә. Татарстандагы "Каравон"нан алган тәэсирләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел.
Аның янәшәсендә элмәк белән бәйләнгән эскәтер, ашъяулыклар, җәйге береткалар, икенчесендә агач урындыклар, картиналар, бераз баргач, бал, беләзек, алка кебек бизәнү әйберләре саталар. Бәяләрне арзан дип әйтмәс идем. Хәер, бу аңлашыла да, барысы да кулдан ясалган, эксклюзив бит, ягъни, бер-берсен кабатламый. Озак та үтмәде, фольклор ансамбльләрне бергә тезеп бастырдылар. Ә алар шулкадәр күп, анда, Татарстанны да кертеп, Россиянең җиде төбәгеннән 150ләп коллектив килгән иде. Әйтерсең лә, салават күпере: барысы да күз явын алырдай матур милли киемнәрдән. Бәйрәмдә катнашучы 12 меңнән артык халыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады:
- "Каравон"ның асылы - милли мәдәният, тарихны саклап калуда. Мондый бәйрәмнәр рус, татар, чуваш һәм башка халыкларның милли үзенчәлеген ачык күрсәтә һәм шуңа да без аларны оештыруда ярдәм итәргә тиеш. Күрәсезме, монда күпме кеше җыелган, аларның барысы да бирегә, ерак араларны якын итеп, үзе килгән. Димәк, халкыбызга мондый бәйрәмнәр бик кирәк.
Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләү чыгышында:
- Бу фольклор фестивале мәдәни брэндка әйләнде, ул чикләрне киңәйтә, дуслыкны ныгыта, - диде.
Тәбрикләүләрдән соң концерт башланды. Безнең "Радуга" кызларын да яраттылар, алар диплом һәм бүләккә лаек булды.
Газета логотибы төшерелгән ручка Индиягә китте
Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина Зур Урсак авылы килене булып чыкты. Кайбыч башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән Казанда җыелышларда еш очрашкач, әллә каян күреп алды. Шулкадәр зур чара вакытында бер минут та буш вакыты булмаса да, барыбер җай тапты аралашырга. Кадерле якташлары итеп, безне мәктәптә Татарстан Халыклар дуслыгы йортыннан килүчеләр өчен әзерләнгән кунак бүлмәсенә җибәрде. Шунда таныштык та инде без Татарстан белән Индия арасындагы багланышларны үстерү үзәге директоры Иштиак Әхмәт Гилькар белән. Озатучылары - Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлирам Абдрахманова, Лаеш районы вәкилләре. Бик җанлы әңгәмә килеп чыкты алар белән. "Без кечкенә чакта Индия кинолары карап, егетләренә гашыйк була идек",- дигәч, Иштиак әфәнде: "Ә безгә рус кызлары ошый иде, хатыным да рус милләтеннән", - дип елмаеп җавап бирде. Рус телендә яхшы сөйләшә икән. Киевта укуы, 16 ел инде Казанда яшәве, баштагы елларны кышкы салкыннарга ияләшә алмавы, бертуган апасының Мәскәүдә укып, хәзер үз илендә врач булып эшләве турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Татарстанның 16 районында булганы бар. Максаты - туризмны үстерү, шул районнарга туристларны җәлеп итү икән. Кайбыч турында беренче генә тапкыр ишетүе. "Ул кай ягы белән үзенчәлекле соң?", - дигәч, мин аңа халыкара дәрәҗәдәге "Кайбыч имәнлекләре" проекты, йөзьяшәр имәннәребез, Петр патша вакытында ул имәннәрне кораблар төзү өчен файдаланулары турында сөйләдем. Кайбыч бик кызыксындырды аны, бер килеп чыгарга вәгъдә бирде. Район сайты турында сорагач, мин аңа "Кайбыч таңнары"газетасының сайты язылган ручка бүләк иттем. Район белән таныша торсын. Матур эшләребез күп бит безнең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев