Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Картаямени соң йөрәк?!

Өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадер-хөрмәт күрсәтү барыбызның да намус эше. Тормышның ачысын-төчесен татыган өлкән буын вәкилләрен исән чакта кадерләп калыйк.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан игълан ителгән ункөнлектә быел да районыбызда төрле чаралар үткәреләчәк. 1 октябрьдә Олы Кайбыч мәдәният йортында барлык авыл җирлекләреннән чакырылган өлкәннәр катнашында бәйрәм тантанасы уздыру күздә тотыла. Ан­да Соравыл авылында туып-үскән җырчы якташыбыз Лидия Әхмәтова да чыгыш ясаячак. Гомер йомгагын район Картлар һәм инвалидлар йортында бергә сүтүче әби-бабайлар да игътибар үзә­гендә. Ункөнлек кысаларында барлык авыл җирлекләрендә дә бәйрәм табыннары оештырыла. Ха­лыкара өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Җәүдәт Гаффаров котлау сүзләре белән мөрә­җәгать итте. Анда мондый юллар бар: "Хөрмәтле пен­сионерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сез­нең һәркайсыгыз - авыр тормыш юлы үткән кеше. Сезгә Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларын, аннан соң бик күп авырлыклар, сынаулар узарга туры килде. Гаять бай тормыш тәҗрибәсен үсеп килүче буынга тапшырып, әле һаман да актив иҗтимагый тормыш алып барасыз. Безнең бу­рычыбыз - ветераннарны имин, тыныч картлык, сыйфатлы социаль яклау һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү. Сугыш ветераннары, аларның тол калган хатыннарын торак йорт белән тәэмин итү программасын уңышлы үтибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның игътибар-хөрмә­тен һәм яратуын, җан тынычлыгы телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев