Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлылар үзмәшгульләр сафын тулыландыра

Үзмәшгуль кешеләр – үз эшчәнлекләреннән керем алучы, тик эш бирүчесе һәм ялланып эшләүчесе булмаган гражданнар. Безнең районда да үзмәшгуль булып теркәлүчеләр саны арта бара.

Олы Кайбыч авылында яшәүче Ирек Идиятуллинны тирә- күрше авылларда да яхшы беләләр. Бәрәңге утырткан вакытта, гомумән, бакча эшләре башлангач, еш мөрәҗәгать итәләр аңа. Бакча сукалаган  чорда иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр эшләргә туры килә.Чөнки бәрәңге утырту бервакыт кына, барысының да ялларда, эштән кайткач, тизрәк утыртып каласы килә.Авыл җирендә эшнең бетеп торасы юк аның.
– Шәхси тракторым булгач, авыл кешеләренең бакчаларын моңа кадәр дә эшкәртә идем. “Үзмәшгульлек” программасы эшли башлагач, тракторчылар арасыннан беренче булып диярлек теркәлү үттем. Теркәлү, салым түләү тәртибе, мин уйлаганча, катлаулы булмады, – диде Ирек. – Шәхси транспорты булмаган кешеләр бакча сукалау, тирес чыгару, утын, печән алып кайту кебек үтенечләре белән миңа киләләр. Аларга хезмәт күрсәтүдән кергән акчаның бер өлешен салым буларак түлим, калганы гаилә өчен, тракторга запас частьләр, ягулык-майлау материаллары алуга тотыла. Техникам яңа түгел, запчасть еш кирәк. Иң мөһиме – халык минем хезмәтемән канәгать.
Мәктәптә 9-10 классларда укыганда ук хезмәт дәресләрендә трактор төзелешен өйрәнгән, аттестат белән бергә трактор йөртү таныклыгын да алып чыккан ул.
– Әтием механизатор булгач, гел аның янында техникада казынып үстем. Унынчы классны тәмамлауга, “Парвда” колхозында “ДТ-75” тракторында эшли башладым. Бераз эшләгәч, Апас районындагы авыл хуҗалыгы һөнәр училищесында автомобиль йөртүче һөнәрен үзләштердем. Аны тәмамлагач, 1986-1988 елларда Монголиядә ав-тобатта хезмәт иттем, – дип сөйләде Ирек.
“Агрохимсервис” җәмгыятендә, “Правда” колхозында, торак- коммуналь хуҗа-лыгында, электр элемтәсе узелында да трактор иярләгән ул. Үзмәшгуль булып тер-кәлсә дә, кабат торак-коммуналь хуҗалыгында эшли башлаган.
Тормыш иптәше Гөлнара белән Илзирә, Диләрәне үстереп, хезмәттән тәм табып яшиләр алар.
Бүгенге көндә үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләрнең барысына да юл ачык. Моның өчен кулыңның эш белүе һәм зур теләк кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев