Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта «Ялкын» төркеме оешты

Морза Бәрлебашы мәдәният йорты методисты Илгиз Борһанов, иртә белән редакциягә шалтыратып, бүген Кошманда концерт куябыз, сез дә килегез, дип чакырды.

Ә аңа кадәр район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Илгизләрнең алдагы көнне Афанасьевкада чыгыш ясаулары, башка авылларга да гастрольгә чыгулары турында әйтте һәм безгә дә аны карап кайтырга тәкъдим иткән иде. 


Икеләтә чакыруны рәхмәт сүзләре белән кабул итеп, кичке сәгать җидегә Кошман мәдәният йортына килеп җиттек. Тамашачылар үз җайлары белән генә җыелып беткәч, сигез тулгандарак концерт башланып китте. Зал тулы иде. Әниләр көненә багышланган концертны Олы Урсак авылындагы мәдәният йорты методисты Талия Сәлахова белән Илгиз Борһанов башлап җибәрде, алар аерым да, парлап та җырлады.Талияне без савымчы буларак беләбез, аның турында газетабызда зарисовкалар да чыкты. Ул нәфис сүзгә дә оста, матур җырлый да икән. Кыскасы, табигатьтән бирелгән таланты бар. 
-Мин 26 буена фермада сыер саудым, тормыш иптәшем белән дүрт бала үстерәбез. Олы Урсактагы мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелгәннән соң, авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин мине методист итеп эшкә чакырды. Эшли башлавыма өч елга якын вакыт узып та китте. Эшемне яратырга өлгердем инде. Махсус белемем булмагач, Алабугадагы мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга кердем,- диде Талия. 
Талия кебек озак еллар буена сыер сауган Татарстанның атказанган терлекчесе Илгиз Борһанов бу көнне концертта җырлады да җырлады. Җырлары Салават репертуарыннан. 
-“Ялкын” төркемен әле без яңа гына оештырдык. 13 ноябрьдә Бәрлебашында авылдашларым белән бергә спектакль куйдык та, 14 ноябрьдә Кошманга репетициягә йөри башладык инде. Төркемебез Олы Урсак, Кече Урсак, Кошман, Мөрәле, Кече Кайбыч, Афанасьевка, Морза Бәрлебашы авылларындгы мәдәният хезмәткәрләрен үз эченә ала. Коллектив белән бергә эшләү күңелле, без иҗатташ дуслар, бердәм.Репетиция вакытында ялкынланып –янып йөрдек. Шуңа исемне дә “Ялкын” дип сайладык. Талантлы үзешчәннәрне дә үзебез белән алып йөрибез. Без шушы авылларның барысында да концертлар куябыз. Барысында да безне тулы заллар белән каршы алдылар. Максатыбыз – авыл хезмәтчәннәренә күңелле ял сәгатьләре бүләк итү. 
-Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова “Көзге бал”дан соң безгә әнә шулай авылларда концертлар куяргә тәкъдим ясаган иде,- дип сүзгә кушылды Афанаська клубы методисты Гүзәл Гыймадиева. 


Кырык елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләүче Ильяс Гәрәев Кече Урсактан. Нинди генә концерт булмасын, кулыннан гармуны төшми аның. Ә бу юлы аның белән бергә Морза Бәрлебашыннан Наил Сибгатуллин да гармунда өздерде. Наилнең алдынгы тракторчы, авыл, район Сабантуйларында ат чабышларында җилдән җитез чабуы, телевизор кебек кыйммәтле бүләкләргә лаек булуын белә идем. Ә менә гармунда уйнаганын күргән юк иде. 
-Яшьрәк чакларда концертларда катнаша идем. Илгиз “гастрольгә чакыргач, бик теләп ризалаштым. Үзем “МТЗ-82” тракторында эшлим. Әле бу араларда фермага сенаж ташыйм. Эштән соң, репетицияләргә йөрдем. Гармун –минем балачак дустым. Концертта катнаша башлагач, яшьлегемә кайткандай булдым, -диде ул. 
Афанасьевка клубы, Кошман мәдәният йорты методистлары Гүзәл Гыймадиева белән Ләйсән Гыйрфанова татар халык биюен дә башкарды, чегәнчә дә биеде. Алар да, Мөрәледән методист Венера Фруэнтова, аның белән бергә килгән Сөмбел Гыйләҗева төрле кызыклы сәхнә күренешләре дә күрсәтте. Кошман мәдәният йорты җыештыручысы Резедә Гыйрфанова да нәфис сүзгә оста булуын күрсәтте. Инсаф Хәмзинның да күңеле тулы моң икән, җырлары белән тамашачылар мәхәббәтен яулады. 
Кошмн авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина аларга рәхмәтләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X