Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындык авылында яшәүче таҗик кызлары татар телен өйрәнә

Хөрмәтле редакция!

Мин сезгә укучыларым – таҗик кызлары турында язам әле бүген. Алар минем классымда – 5 класста – икәү укыйлар, апалы-сеңеллеләр: Малумахон һәм Мехрона Саидмамадовалар. Бик тырыш кызлар. Бездә икенче елын белем алалар. Татар телен дә бик теләп өйрәнәләр. Сезгә аларның иншаларын җибәрәм", – дип хәбәр итте безгә Борындык мәктәбенең татар теле укытучысы Илсөяр Абдрахманова.
Мин туган телемне гөл белән чагыштырам. Чөнки ул нәкъ гөл кебек: гөлгә су сипмәсәк, яфраклары коела, аларны гел карап торырга кирәк. Әгәр тәрбияләп тормасак, гөл сула. Туган телгә игътибар булмаса, гөл шикелле ул да юкка чыгачак. Менә шуңа телебезне гөл кебек дип әйтәбез.
Һәр кеше үзенең туган телен яратырга тиеш, чөнки ул – синең әти-әниең теле. Үз телеңне яратмыйсың, сөйләшә белмисең икән, кешеләр сиңа “маңкорт” дип әйтәчәк. Әгәр син үз телеңдә сөйләшә белмәсәң, синең балаларың да белмәячәк һәм тел үләчәк. Менә шуңа күрә үзебезнең туган телебезне яратырга, бу телдә сөйләшергә һәм хөрмәт итәргә кирәк!
Минем туган телем – таҗик теле. Өйдә гел таҗикча сөйләшәбез. Үз телемне яратам, минем маңкорт буласым килми.Ә татар теле җырлап торган тел ул.

Мехрона Саидмамадова
***
Минем дә туган телем – таҗик теле. Туган телемне бик яратам. Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш.Мин укыган Борындык мәктәбендә укучылар татар телендә иркен сөйләшә, русчаны да яхшы беләләр. Алар безне җылы кабул итте, милләтебезне хөрмәт итәләр, шуңа да монда күп дуслар таптык. Кайбер кешеләр үзләренең туган телләрен белми. Мин андыйларны аңламыйм. Шуңа күрә, әйдәгез, туган телебезне яратыйк, үз телебездә матур итеп сөйләшик!

Малума Саидмамадова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X