Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычтагы үзәк сырхауханә поликлиникасында гериатрия кабинеты ачылды

Безнең моңа кадәр әлеге сүз белән очрашканыбыз юк иде. Шуңа да аның мәгънәсен аңлатып узам. Бу кабинетта 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларга медицина, социаль, психологик ярдәм күрсәтеләчәк. Димәк, районда яшәүче пенсионерларның да, балаларның педиатрлары булган кебек, үз табиб-гериатры булачак.

Медицина өлкәсендә  әлеге юнәлеш берничә дистә ел элек барлыкка килсә дә, мондый кабинетлар әле быел гына ачыла башлады.Бу төр медицина ярдәме “Демография” илкүләм проект кысаларында тормышка ашырылучы “Өлкән буын” федераль проект нигезендә оештырыла.
Район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Гөлнара Сафиуллина әйтеп узганча, гериат¬рия әби-бабайларның сәламәтлеген кайгырта – табиб профилактик чаралар уздыра, дәвалау курсы, яшьләренә карап диета билгели, физик активлык буенча киңәшләрен бирә. Илкүләм проект буенча районга махсус кайткан машина аларны, тикшеренү өчен, авылларыннан ук килеп ала. Проектның максаты – 2024 елга гомер озынлыгын – 78, 2030 елга – 80 яшькә җиткерү.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында да “Гериатрия хезмәтен үстерүне дәвам иттерәчәкбез. «Өлкән буын» дигән төбәк проекты кысаларында ике ел эчендә барлык муниципалитетларда да махсус кабинетлар ачылачак, ә муниципальара медицина үзәкләрендә гериатрия койкалары булдырылачак. Безнең тарафтан күрелә торган программа чаралары комплексы соңгы 5 ел эчендә гомерне 2 елга озайтырга һәм 74,3 яшь дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек бирде», – дип чыгыш ясаган иде.
Гөлнара Сафиуллина әйт¬кәнчә, Кайбычта бу күрсәткеч түбәнрәк – 71,2 яшь. Безнең районда 65 яшьтән өлкәнрәк 3700 кеше яши.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-гериатры Рамил Мөхәммәтдинов һәм министрлыкның дәвалау буенча ярдәм бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Ирина Ярцеваның безнең районга визиты да гериатр¬ия белән бәйле иде. Әлеге очрашуда район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, Гөлнара Сафиуллина, урынбасары Әлфия Төхвәтуллина һәм поликлиника мөдире Газимагомед Магомедов катнашты.
Министрлык вәкилләре гериатрия кабинеты белән танышты, дүрт кешегә исәп¬ләнгән гериатрия палатасын карады.
– Өлкән яшьтәгеләрне табиб-гериатр Розалия Минһаҗева кабул итә. Ул да,шәфкать туташлары Дамирә Низаметдинова, Ирина Титова да махсус курсларда укып кайтты, – диде Гөлнара Илдусовна. – Өлкәннәрне гериатрга терапевт һәм башка табиблар җибәрергә мөмкин.Тикшеренүләр узгач, пациентны, сәламәтлегенә карап, 12- 18 көнгә стационарга салалар, ул анда кирәкле терапия һәм физиотерапия процедуралары ала.
Министрлык вәкилләре безнең табибларга консультатив ярдәм күрсәтте, сорауларына җавап бирде. Алар әйткәнчә, палатадагы шартлар өйдәге кебек булырга тиеш, журнал өстәле дә, кәнәфи дә каралган.
Геронтологлар билгеләп узганча,озын гомерле булу нәселгә дә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга да карый. Аңа физик һәм социаль активлык, дөрес туклану да керә. Хәтерне яхшырту өчен күп укырга киңәш итәләр. Ә инде сәламәтлегегез какшап китсә, гериатр янына килегез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев