Кайбыч игенчеләре уракка төште
"Яңа юл" хуҗалыгы, "Алтын кырлар", "Заволжье" җәмгыятьләрендә 15 июльдә уракка төштеләр. Бу хуҗалыкларда көзге бодайны урып-җыю башланды.
-Һава шартларының игенче өчен бик үк уңай килмәвенә карамастан, игеннәр бар җирдә дә өлгерде. Көзге бодайны контроль суктыру бөртеклеләрнең дымлылыгы нормада икәнлеген күрсәтте. "Заволжье" җәмгыятенең "Кошман", "Зур Урсак" филиалларында дымлылык - 12,4-13, "Алтын кырлар" җәмгыятенең "Корноухово" филиалында - 15-16 процент. Игеннәр өлгерде, шуңа күрә барлык хуҗалыкларда да, алтынга тиң минутларны сарыф итмичә, уракны башлап җибәрергә тиешләр, - диде район башлыгы кырларны карап чыкканнан соң белгечләр һәм комбайнчыларга.
Кырларның уңдырышлылыгы бар җирдә дә бер төрле түгел. Кошманда, мәсәлән, "Московская 39" сортлы уҗым бодае гектарыннан 25 центнер уңыш белән шатландыра, ә Зур Урсакта ул 31 центнер. Офыкларга кадәр җәелгән алтындай иген кырларыннан комбайн бункерына тук бөртекләр агыла. Бу күренеш ел саен кабатлануга да карамастан, игенчеләр беренче эш көнендә һәрчак дулкынлану хисләре кичерә. Быелгы урак ничек узар? Көткән уңышны алып булырмы?
- Мин дүртенче класстан әтием белән кырга чыга башладым. Башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, аннан соң үзем штурвал артына утырдым.
Ике ел армиядә булганда гына эштән тукталып тордым. Урак - минем өчен җаваплы чор ул, - ди Айрат Сафиуллин.
Айрат - комбайнчылар нәселеннән. Аның әтисе Рәхимулла Сафиуллин да гомер буе комбайн иярләгән, хезмәт батырлыгы өчен икенче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән. Айрат "Колос" комбайнында да, "Дон"да да эшләгән, ә хәзер куәтле чит ил комбайнын иярли.
- Аның җитештерүчәнлеге дә югары. Фәнис Зиннуров кебек ярдәмчең дә булгач, эш җиңел бара,- ди Айрат шат елмаю белән.
Андый комбайннар "Кошман"да да, "Зур Урсак" та да, "Алтын кырлар"да да дистәләрчә.
- Кошман"да уҗым культуралары - 744, "Зур Урсак"та 808 гектар мәйдан били. Икесендә дә бишәр куәтле ашлык җыю техникасы эшли. Көннәр яңгырсыз торса, бу мәйданнардагы уңышны сигез көн эчендә җыеп алырбыз дип уйлыйм, - ди җәмгыять директоры Айрат Фатыйхов.
Комбайнчылар эшне төгәлләүгә, механизатор Радик Ярхәмов саламны җыйдырта башлый, аннан соң кырны сукалыйлар. Игеннәрне Колаңгыдагы ашлык кабул итү пунктына озаталар.
Без "Яңа юл" хуҗалыгында да булдык. Анда хуҗалык җитәкчесе Рамил Тимершин һәм комбайнчы Хәмзә Юнысов белән очраштык. Монда да кыр техника гөрелтесенә күмелгән. Әле яңа гына суктырылган бодай исе борынны кытыклый, комбайн бункерыннан агучы көшелгә учны куеп, бөртекләрне тоясы килә. Игеннәрне җыеп алу җаваплы хезмәт ул. Комбайнчылар да, шоферлар да гарәбәдәй бөртекләрнең әрәм-шәрәм булуына юл куярга тиеш түгел. Кырдан элеваторга ашлык ташучылар хезмәтенә дә күп нәрсә бәйле. Урып-җыюда катнашучыларның барысы да җитди, эшләреннән бүленеп, журналистлар белән сөйләшергә дә атлыгып тормыйлар.
"Алтын кырлар" җәмгыятенең бар техника паркы, әйтерсеңә лә, "Корноухово" кырына күчкән. Комбайннар да, "КамАЗ"лар да, янгын сүндерү машинасы, ягулык ташучы машина да бер мәйданда.
- Бер гектардан 23 центнер ашлык суктырабыз, посадка буенда туфрак дымлырак, уңдырышлылык та югарырак, - ди агроном Рәис Минһаҗев.
- Кәефебез шәп, - ди шатлыгы йөзенә чыккан Николай Кузенков. - Яңгырлар гына сирәк яуды, корылыклы ел өчен бу уңышны начар дип әйтмәс идем.
Без ел саен диярлек бу комбайнчы турында язабыз. Бер дә үзгәрми ул: җор сүзле, төз гәүдәле, күтәренке күңелле. Бар йөрәген биреп эшләүчеләрне Җир-Ана шулай яшәртә ул. Хәерле сәгатьтә, Кайбыч игенчеләре!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев