Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч китапханәчеләре табигатьне бергәләп сакларга өнди

"Табиблар- кешеләрне, ветеринарлар- кешелек дөньясын, экологлар- бөтен җир шарын дәвалый",- диде училище курсантларын сәламләү чыгышында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Иделаръягы территориаль бүлегенең икенче разрядлы баш белгече Әмир Җаббаров. Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесына ул "Табигатьне бергәләп саклыйбыз" дигән экологик КВНның жюри рәисе буларак килгән иде.

Булачак тракторчы-машинистлар һәм цифрлы мәгълүматларны эшкәртүчеләр, "Эзтабарлар" һәм "Табигать дуслары" командаларына бүленеп, әйләнә-тирә мохитны саклау буенча белемнәрен күрсәтте.

Алдына "Доброта һәм забота", ә артка "Волонтеры" дип язылган ап-ак футболкалар кигән малай-кызлар - КВНда катнашучылар, тамашачылар- курсташлары, укытучы-мастерлар.

Үзәк китапханә хезмәткәрләрен дә волонтерлардан аерып булмый, алар да яшьләр кебек волонтерлар киеменнән. Баксаң, экологик КВНны төп оештыручылар да китапханәчеләр икән.

-Узган ел китапханәбезнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлфинур Гомәрова, Казанда волонтерлар оешмаларының социаль инициативаларына грант ярдәме күрсәтү буенча уздырылган "Алга" бәйгесендә "Изгелек һәм кайгырту" проекты белән катнашып, 14 мең сум грант откан иде. Әнә шул грант акчасына без волонтерлар өчен футболка-кепкалар һәм фотоаппарат алдык. Бу безгә төрле чаралар оештыруда ярдәм итә. Экологиягә кагылышлы КВН үткәрү турындагы фикеребезне училище коллективы күтәреп алды һәм тырышып әзерләнде,- диде китапханә директоры Резидә Гыйрфанова.

КВНны китапханәчеләр Гөлия Гыйләҗева белән Эльмира Хәялиева үзләре әзерләгән кызыклы сценарий буенча алып барды.

Табигатьне саклау -барыбызның да уртак эше, дигән фикер анда кызыл җеп булып ятты. КВНда "Табигать дуслары" командасы җиңде. Ике командага да китапханәчеләр бүләкләр, диплом тапшырды, ә эколог Әмир Җаббаров училищега һәм китапханәгә Татарстан Республикасы туфрагының Кызыл китабын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч китапханәчеләре Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесы