Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч малайлары “Эко” да нинди һөнәрләргә өйрәнә

Зәңгәр күктә кош биеклегендә очучы самолетларны күргәч, кайсыбызның гына балачагында: самолет, самолет, утырт әле мине дә", - дип, ул күздән югалганчы кул изәп барганы булмады икән!? Летчиклар да, пассажирлары да безне күрәдер, сәламлидер кебек тоела иде. Ул чакта кая инде ул гап-гади авыл малайларына самолет кадәр самолетка утыру, ул -...

Хезмәт дәресләрендә дә, түгәрәкләрдә дә самолетлар белән кызыксындырмадылар безне. Балта белән эшләргә, агач эшенә өйрәттеләр, анысының ярдәме тормышта бик тия. Ул яктан Кайбыч малайлары бәхетле: алар мәктәп елларыннан ук авиация белән кызыксынып үсә, авиамодельләштерү түгәрәкләрендә шөгыльләнә.

"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр, өстәмә белем бирү үзәге оешканнан бирле мондагы техник юнәлештәге түгәрәкләргә 40 укучы, авыллардагы мәктәпләрдә эшләп килүче 9 түгәрәккә 112 укучы йөри.

- Безнең үзәктә авиамодельләр ясау түгәрәген педагог Сирин Гарифуллин алып бара. Эшне башлаганда, тирә-күрше районнарга барып, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнеп кайттык. Педагог бу эшкә зур теләк белән алынды, укучыларда да кызыксыну уята алды, эшенең нәтиҗәләре дә күренә, - ди "ЭКО" үзәге директоры Рифат Вәлиев.

Мәктәпләрдә техник юнәлештәге түгәрәкләр эшләве укучыларга киләчәк һөнәрләрен сайларга ярдәм итә. "Экология, мәдәният, мәгариф" ("ЭКО") үзәге аша Федоровскоеда "Яшь столяр", робот техникасы, Олы Подберезье мәктәбендә "Яшь мастер" балалар киемнәре модельләре, Мәлкидә суднолар моделен ясау, "ЭКО"да компьютер аша модельләү, автомобильләр, авиация модельләре, агач эшкәртү түгәрәкләре эшли. Малай-кызларга менә дигән шөгыль! Буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Узган атнаның җомгасында Олы Кайбыч урта мәктәбенең спорт залында район мәктәпләре укучылары арасында авиамодель спорты буенча узган шәхси-команда ярышларында да уңышлы чыгыш ясады укучылар. "Беренче старт" дип исемләнгән бу ярыш Ватан геройлары көненә багышлап үткәрелде һәм аның максаты - спорт-техника юнәлешендәге техник модельләштерүнең традицион төрләрен популярлаштыру, аны алга таба үстерү, балаларны спорт-техник түгәрәкләренә тарту, осталыкларын арттыру, авиация техникасын өйрәнүгә кызыксындыру. Узган ел әлеге үзәк суднолар модельләү буенча ярыш үткәргән иде.

Ярышта "Муха" вертолет моделен вакытка очыру, ыргытып очыра торган сомолет моделенең мөмкин кадәр озак очуы, кәгазьдән эшләнгән сомолетлар очыруда көч сынаштылар. "Муха"ны очыруда Чүти урта мәктәбеннән Рәис Хөснетдинов кул астында шөгыльләнүче укучылар чыгышы аеруча ошады. Җиңүче дә шушы мәктәптән Илназ Гайнуллин булды. Икенче-өченче урыннарны "ЭКО"да Сирин Гарифуллин кул астында шөгыльләнүче Илшат Хәйретдинов һәм Ранис Лотфуллин алды. Пенопласттан ясалган самолет модельләрен вакытка очыруда да "ЭКО" үзәгендә шөгыльләнүче Ильяс Сәлахетдинов, Булат Михайлов, Илшат Хәйретдинов җиңүгә иреште. Шул ук модельләрне ераклыкка очыруда "ЭКО"дан Ирек Вәлиев, Олы Кайбыч мәктәбеннән Илназ Нәфыйков, Мәлкидән Александр Маланьев, Кошманнан Руслан Волков җиңде.

Кәгазь самолетларны тизлеккә очыруда Олы Подберезье мәктәбеннән Кирилл Сахаров җиңүгә иреште. "ЭКО"дан Илшат Хәйретдинов икенче, Олы Кайбычтан Рәмис Нигъмәтуллин өченче булды. Шул ук самолетларны ераклыкка очыруда Игорь Таланов (Олы Подберезье) җиңде. Борындыктан Константин Шленкин - икенче, Олы Кайбыч мәктәбеннән Илназ Нәфыйков өченче урынга чыкты.

"Муха" вертолетын очыруда Чүти мәктәбе командасы - беренче, "ЭКО" үзәге - икенче, Кошман мәктәбе өченче урында.

Пенопласттан эшләнгән самолет моделен вакытка очыруда Олы Подберезье мәктәбе командасы җиңүче булды. "ЭКО" үзәге командасы - икенче, Олы Кайбыч мәктәбе командасы өченче урында. Шул ук сомалет модельләрен ераклыкка очыруда кайбычлылар өстен чыкты. Олы Подберезье мәктәбе командасы икенче, "ЭКО" үзәге командасы өченче күрсәткечкә иреште.

Кәгазьдән ясалган самолетларны тизлеккә очыруда Олы Кайбыч мәктәбе - беренче, "ЭКО" үзәге - икенче, Мәлки командасы - өченче. Шул ук самолетларны ераклыкка очыруда Олы Подберезье мәктәбе командасы беренче урынга чыкты, кайбычлылар - икенче, борындыклылар - өченче булды.

- Безнең мәктәптә "ЭКО" үзәге аркылы суднолар модельләрен ясау белән өч ел элек шөгыльләнә башлаган идек, ә самолет модельләре ясауга былтыр керештек. Түгәрәккә унөч укучы йөри, алар суднолар да, самолет модельләре дә ясыйлар. Әмма осталыкны тагын да арттырасы бар әле, - ди Кошман мәктәбендәге түгәрәк җитәкчесе Айрат Насретдинов.

Малайларның бүгенге шөгыле бәлки киләчәктә һөнәр сайлаганда ярдәм итәр.

- "ЭКО" үзәгендәге техник түгәрәккә мин бик теләп йөрим. Сирин абый безне төрле самолет, "Муха" вертолеты модельләрен ясарга өйрәтә. Шул ук вакытта, төрле эш кораллары белән эшләгәндә куркынычсызлык чараларын күрүгә дә зур игътибар бирүне таләп итә. Әлеге үзәктә без төрле автомобиль, суднолар модельләрен дә ясарга өйрәнәбез. Түгәрәктә миңа бик ошый, - ди ярышта беренче урынны яулаган Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Ильяс Сәлахетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч малайлары “Эко” да нинди һөнәрләргә өйрәнә

2
X