Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне котлау сүзләре

Бу атнаның якшәмбесендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

«Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, белгечләр, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйм! Бу - ферма-кыр хезмәтчәннәре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләр, хезмәт ветераннары бәйрәме. Барлык хуҗалыкларда да механизаторлар үз-үзләрен аямыйча, катлаулы һава шарт­ларына киртә куеп, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләде. Без шулай ук комбайннар, машиналар, ындыр табакларының һәм икмәк кабул итү пунктының өзлексез эшләвен тәэмин итүчеләрнең хезмәтен дә тиешенчә бәялибез. Кайбычның агросәнәгать комплексында "Ак Барс" агрохолдингының тоткан урыны югары. Терлекчеләребез дә сынатмый: ит-сөт җитештерүдә тырышып эшлиләр. Безнең бурыч - авыл хуҗалыгын табышлы өлкәгә әйләндерү. Эш сөючәнлегегез, туып-үскән җиргә һәм хезмәтегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, Кайбычның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына яңа үрләргә ирешүегезне телим!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрл...