Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында көненә 68 тоннадан артык сөт җитештерелә

Безнең телгә "доярка" сүзе Индиядән кергән һәм туендыручы дигәнне аңлата икән. Безнең Кайбычта илебез табынын баетучы, туендыручы савымчылар бик күп.

"Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән авылы терлекчеләре дә гомер-гомергә уңган булулары, мул продукция җитештерүләре белән аерылып тора. Әлеге агрофирмада терлекчелек тармагының табышлы булуын аңлап эшлиләр. Бүгенге көндә районда көнлек җитештерелгән 68 тоннадан артык сөтнең 28 тонна 300 центнеры шу­шы агрофирма өлешенә туры килә.

Хуҗа Хәсән савымчылары ике көн элек Турминское авылы янындагы җәй­­ге лагерьда эшли баш­ла­ды­лар. Маллар яшел тугайда көтелә башлагач, сөт җи­тештерү дә күзгә күренеп арткан. Сөтнең сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел, майлылыгы да югары. Татарстанның атказанган терлекчесе Валентина Макарова җитәкчелегендәге бу коллективта унбер савымчы табыннарыбыз сөтле-майлы булсын өчен тырыш хезмәт куя. Алар арасында Татарстанның атказанган терлекчесе Елизавета Бартязова да, машина бе­лән сыер саву операторлары бәйгесе җиңүчесе Луиза Казакова да, гел алдынгы урыннарда баручы Мария Таймасова да, Венера Лоткова, Людмила Антонова, Лариса Герасимова кебек уңганнар да бар. Һәрберсе көненә 50-55 сыер сава.

- Лаеклы ялда булсам да, эшемне ташларга җыенмыйм әле. Хезмәтемне яратып башкарам. Сөтне күп савабыз, шуңа күрә хезмәт хакларыбыз да ях­шы, - ди тәҗрибәле савымчы Елизавета Бартязова.

- Сөтнең мул булуы савымчыга гына бәйле тү­гел. Сыерның сөте те­лен­дә ди­ләр бит, шуңа да аларны тиешенчә ашату мө­һим. Бездә алты көтү­че эшли, алар өчәр-өчәр бү­ленеп, сыерларны ике сменада көтә. Иртәнге савым сәгать җидедә тө­гәлләнә, бер сәгатьтән соң көтү чыга. Сыерларны мах­­сус чәчелгән уҗым кырында йөртәләр. Утарга кайткач, һәр сыерга ике­шәр килограмм исә­беннән фураж бирәбез. Алдагы бер-ике көн эчендә яшел азык китерү оештырылачак. Ун көн саен контроль савым оештырабыз, һәр группадагы сыерларның сөтенең майлылыгын тикшерәбез, - диде ферма мөдире.

Валентина Макарова бай тәҗрибәгә ия, яшьлегендә ун ел терлекчелекнең төр­ле тармакларында эшлә­гән, утыз елдан бирле фер­ма мөдире хезмәтен башкара. Ул эшләгән фермада һәрвакыт тәртип, шу­ңа да башкаларга үрнәк итеп куялар.Идел­аръ­ягы зонасы районнары, республика белгечләре катнашында киңәш­мәләрнең биредә еш узуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында көненә 68 тоннадан артык сөт җитештерелә