Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч сырхауханәсенә салкын тидереп мөрәҗәгать итүчеләр арткан

Соңгы атналарда район үзәк сырхауха­нә­сенә югары температура, көчле ютәл һәм салкын тидерүнең башка билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләр саны күпкә арткан. Безгә дә грипп килеп җиттеме әллә?

Әмма борчылырга урын юк әлегә. Үзәк сырхауханәнең табиб-эпидемиологы Сә­лидә Закирова бу очракларның берсе дә гриппка лаборатор расланмаган булуын әйтте.

- Авырулар тамак төбе авыртудан, температура күтәрелүдән, ютәлдән зар­лана. Кискен вируслы респиратор инфекция авы­рулары белән гриппның билгеләре охшаш, шуңа да авырулар куркуга төшә. Безгә, бәхеткә, грипп килеп җитмәде әле, аны, гадәттәгечә, февраль-мартта көтәбез. Ләкин бу тынычланырга җирлек бирми, авыру миңа тимәсә ярар иде, дип, борчылып йөргәнче, гриппка каршы вакцина ясату хәерле. Вакцина иммун системасын ныгытучы компонентны да үз эченә ала. Грипп гадәттән тыш куркыныч инфекцияләр рәтенә керә һәм төрле ялкынсынуларга китерә. Аның беренче билгеләре җиденче көндә күзәтелә башлый. Вируслы энцефалит (баш мие ялкынсынуы), бөер, эчәкләргә, күзгә зыян килү - грипп китергән зыянның кайберләре генә. Авыру вакытында хроник авырулар да баш калкытырга мөмкин, - ди табиб.

Эпидемиолог әйтүенчә, вакцинаны грипп чоры килгәнче ике атнага алдан ясатып өлгерүчеләр ота. Организмда саклагыч тәнчекләр барлыкка килсен өчен нәкъ менә ике атна вакыт кирәк.

Бар халык зарыгып көтеп алган Яңа ел көннән-көн якынлаша. Кышкы каникуллар вакытында авырып ятарга язмасын.

- Гриппны балалар аеруча авыр кичерә, - ди район үзәк сырхауханәсе педиатры Ләйсән Шәрәфуллина. - Көчле грипп вакытында аларның нерв системасына, йөрәк-кан тамырларына зыян килергә мөмкин. Соңгы көннәрдә ата-аналар балаларының температурасы югары күтәрелүе, гадәттә куллана торган дарулар белән дә төшереп булмавыннан зарлана. Минем аларга киңәшем шул: өйдә үз белдеклегең белән дәвалануның нәтиҗәсе аяныч тәмамланырга мөмкин, шуңа күрә, авыру билгеләре күренү белән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч сырхауханәсенә салкын тидереп мөрәҗәгать итүчеләр арткан