Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Кайбыч таңнары» ярыш үткәрде

"Кайбыч таңнары" газетасы призына 17нче тапкыр үткәрелүче традицион ярышның быелгысы Бөек Җиңүнең 67 еллыгына, 2013 елда Казанда узачак Универсиадага багышланды. Шуңа да хатын-кызлар арасында дистанция 2013 метр, ә ир-егетләргә өч чакрым итеп билгеләнде.

Ел саен газетабызның ту­ган көне алдыннан - 12 март тирәсендә узучы ярышны быел район башлыгы Җәүдәт Гаффаров тәкъдиме белән февральнең 27 сендә үткәрергә булдык. Бу хакта әле шим­бә көнне генә билгеле булса да, быелгы ярышта катнашучылар да, саф һавада чаңгычыларны карарга килүчеләр дә күп иде. Район мәдәният бү­леге хезмәткәрләре музыка кушып куйды, ә "Кай­быч кооператоры" кафесы кызлары Май чабу бәйрәме уңаеннан болында ук табада чыжлатып коймак пешерде, кайнар чәй, башка камыр ризыклары белән сәүдә ит­те. Мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре белән бер­гә чаңгыга басучылар арасында район пенсионерлар бер­ле­ге җитәкчесе Ләлә Хәй­руллина, лаеклы ялда булган Дамирә Шаһивәлиева, Альберт Ярхәмов, Фәүзия Миңнуллина, Ро­за Ярхәмова да бар иде. Алардагы күңел күтәренкелеге, яхшы кә­еф, йөз­ләрендәге елмаю, әйтерсең лә, башкаларга да күчкән - бар да уен-көлке белән сөйләшә, шат. Өс­тәвенә, көне дә чаңгычылар өчен менә дигән: җил дә юк, бураны да алдагы кичтә басылган иде.

Ярыш башлану сәгате җитүгә район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов командаларга тезелергә боерык бирде. Чаңгычыларны район газетасы редакторы Фәридә Нигъмәтҗанова сәламләде.

Ярышта Зур Урсак мәктәбеннән ике команда, Мәлки, Федоровское, Кече Мәме, Хуҗа Хәсән, Чүти, Олы Кайбыч мәк­тәпләре, 135 нче һөнәр училищесы командалары катнашты. Оешмалардан Мәлки, Чүти, Иске Тәрбит авыл җирлек­ләре, һөнәр училищесы, янгын сүндерү часте, мәдәният бүлеге, башкарма комитетның спорт яратучылары чаңгыга басты. Эстафета ярышы мәктәп укучы­лары, оешма-предприятиеләр командалары арасында узганлыктан, ике кубок уйнатылды. Укучылардан быел да Зур Ур­сак мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Илһам Кәримов, Язилә Сираева, Алмаз Нуриев командага җиңү китерде. Күчмә кубокны кабат алар алып китте. Икенче-өченче урыннарда - Чүти һәм Иске Тәрбит командалары. Район башкарма ко­митеты чаңгычылары да оста - эстафетаны беренче булып башлап җи­бәргән Алексей Горшков көндәшләрен шактый артта калдырды һәм Алексей, Фәннур Зиннуров, Алия Сөнгатова командасы җиңде. Күчмә кубок кабат башкарма комитетта калды. Мәлки, Чүти авыл җирлекләре командалары - икенче-өченче урыннарда. Гаилә эстафетасы да узды. Бу турда Мәлкидән Галкиннар гаиләсе җиңү яулады. Федоровскоедан Григорьевлар, Зур Урсактан Нуриевлар, Кәримовлар икенче-дүртенче урын­нарда. Өл­кән яшьтәгеләр дә яхшы шуды. Мәк­тәп­ләр, оешма-предприятие­ләр командаларына бү­ләк­ләр­не газета редакторы Фә­ридә Нигъ­мәтҗанова, ә гаиләләре белән чаң­гыга басучыларга, пенсионерларга яшь­ләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт ярыш “Кайбыч таңнары” газетасы призына

2
X