Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Кайбыч таңнары”ның чаңгы эстафетасы: спорт белән кызыксыну арта

"Кайбыч таңнары" кубогына 18 нче тапкыр уздырылучы чаңгы эстафетасы кышкы спорт төрен яратучыларны салкын иртәдә Олы Кайбычның ял паркына җыйды.

Быел традицион чаңгы ярышы җәйге Универсиада уеннарына һәм яраткан газетабызның 80 еллыгына багышлап үткәрелде. Бәхеткә, һава торышы уңай туры килде: ничә көн дулаган буран тынычланды, җил тынды, кояш чыкты. Әмма, кызганыч, катнашучылар саны елдагыдан әллә ни артык түгел иде, югыйсә, тиздән узачак Универсиада алдыннан спортка игътибар артты да кебек. Урта мәктәпләр командалары арасында беренчелекне, елдагыча, Урсак мәктәбе командасы ычкындырмады. Физкультура укытучысы Рамил Нуриев шәкертләре быел да кубокка ия булды. Өченче ел рәттән җиңүләре кубокны үзләрендә калдыру бәхетен бүләк итте. Икенче урында Федоровское мәктәбе командасы, өченче - Олы Кайбыч мәктәбе укучылары. Төп мәктәпләр арасында кубокны Борындык мәктәбе яулады, икенче - урсаклар, өченче - чүтилеләр.
Оешма-учреждениеләр арасында да көрәш кискен барды. Газета кубогына Мәлки авыл җирлеге данын яклаган бертуган Алексей һәм Павел Горшковлар, Алена Долгова командасы лаек булды. Саклык банкы һәм Ак Барс Банкның җыелма командасын Юрий Канашов, Фаил Шаһивәлиев һәм Илсөяр Хафизова тәкъдим итте, икенче урынны яуларга да аларга дуслык һәм хезмәттәшлек ярдәм итте булса кирәк. Составында Фәрит Зиннуров, Дилә Әбүзәрова, Марат Алимбеков булган 135 нче һөнәр училищесы командасы финишка өченче булып килде. Ярышта "Пенсионерлар берлеге" вәкилләре дә катнашты. Бүләкләр алуда ярдәм күрсәткән иганәчебез, газетабызның дусты, Яшел Үзән шәһәрендәге «Швеймет» ҖЧҖе директоры Рәшит Ярхәмовка рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары”ның чаңгы эстафетасы