Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч укучылары җәйге ялын күңелле һәм файдалы уздырды

Мәктәп укучыларының көтеп алган җәйге каникуллары да узып китте.

Кайбыч укучылары җәйге ял вакытын файдалы һәм күңелле итеп уздырды. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, мәктәпләрдә оештырылган ял, хезмәт лагерьларында 525 бала ял иткән. Шуларның 105е ял белән хезмәтне бергә бәйләп алып барган. Апас районындагы «Зөя» лагеренда да Кайбыч укучылары яратып ял итә. Быел анда җитмештән артык бала сәләмәтлеген ныгытты. Җәйге лагерьларга юллама биргәндә күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, профилактик исәптә торучы, авыр тормыш хәлендә калган үсмерләргә аерым игътибар бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укучылары җәйге ялын күңелле һәм файдалы уздырды