Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч ветераннары “Балкыш” фестиваленнән зур җиңүләр белән кайтты

Кайбычның үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннары "Балкыш" ветераннар республика фестиваленең Буа шәһәрендә узган зона турында чыгыш ясады.

Фестиваль өченче генә елын үткәрелсә дә, Кайбычта җыр-моңны аерылгысыз иткән өлкәннәр аны яратып өлгерде инде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән бу фестивальдә алар быел да актив катнашты. Фестивальнең оештыру комитетын Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли, жюри рәисе - Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов. Буада Олы Кайбычның «Җәүһәр» ансамбле, Борындыктан Гөлгенә Габдрахманова, Олы Кайбычтан Флера Фатыйхова, Марс Нигъмәтҗановны үз эченә алган гармунчылар триосы, аерым җырлаучылардан Марс Нигъмәтҗанов, Флера Фатыйхова, Бәлидән Татьяна Фатыйхова һәм Олы Кайбычтан нәфис сүз остасы Рушания Лотфуллина Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч ветераннары “Балкыш” фестиваленнән зур җиңүләр белән кайтты

2
X