Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч волонтерлары – Универсиада стадионында

Казан шәһәрендә июль аенда узачак XXVII Җәйге Универсиаданың ачылу-ябылу тантаналары булачак футбол стадионы бүгенге көндә бал кортлары оясын хәтерләтә. Хәзер биредә төзелеш эшләренең иң кызган чагы. Төзүчеләргә республиканың барлык шәһәр- районнарыннан волонтерлар да ярдәм итә.

Бу атнаның сишәмбесен­дә мин дә хезмәттәшем - фотохәбәрче Рафис Якупов белән волонтерлар сафына кушылдым. Районның төрле оешмаларында эшләүче егерме­ләп хезмәткәр бе­лән иртә­дән ике "Газель" микроавтобусында Казанга юл тоттык. Стадионга килеп җитүгә, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фир­дүс Әхмәтов безгә эш бир­де. Ир-егетләр стадионның өченче катыннан унынчы катына төзелеш материаллары ташыды. Шәһәр халкы лифт эшлә­мәсә, хәзер чаң суга башлый, ә без көне буе шул арада йөк ташыдык. Әм­ма зарланучылар юк, без авыл малайлары эштә чыныгып үскән бит. Эленке-салынкы йө­рү­челәр юк, бар да тырышып эшли. Үзебезнең "Алтын кырлар" агрофирмасыннан төшке аш китергәч кенә бераз ял итеп алдык.

Безнең урамнан Рәзинә апа, күршебез Хәлимә, музей хезмәткәре Эльмира, элем­тә бүлегеннән Люзия һәм башка хатын-кызлар безнекеләр моңа кадәр түшәлгән брусчатканы кубарып, күчләргә өйде.

- Безгә бүлеп бирелгән 1200 квадрат метр мәй­дандагы участокта февральдә үк кар көрәп, бозын чо­кып чистарткач, брусчатка түши башлаган идек. Әле бу эш дәвам итә. Чөнки төзелеш материаллары төягән берничә дистә тонналы йөк машиналары брусчатка өстен­нән уза, шуңа да еш кына чокырлар барлыкка килә. Без бу җи­тешсезлекне вакытында төзәтеп барырга тиеш, - диде Фир­дүс Шәрипович.

Кайбыч бригадасы җитәкчесе буларак ул һәр көн­не Универсиада объекты территориясендә иртәнге сәгать сигездә, көндезге бердә үткәрелүче нәрәткә бара. Анда һәр бригаданың күп­ме эш башкарганы анализлана, иртәгәге көн­гә бурычлар билге­ләнә. Без килгән көнне кайбычлыларның һәрвакыттагыча яхшы эшләүлә­рен билгеләп үткәннәр. Әлеге зур төзелешне алып баруда муниципаль берәмлекләр арасындагы рейтингта Кайбычның беренче өчлектә булуы аң­лашыла. Райондагы вәз­гыять шундый бит: халыкара дәрәҗәдә узучы У­н­и­версиада да Татарстан сынатмаска тиеш! Ә Җәй­ге уеннарның мөһим объектларының берсе булган футбол стадионын төзүдә катнашучылар ан­да үз өлешләре керүенә горурланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада Кайбыч волонтерлары