Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлыларга торак шартларын яхшыртырга Хөкүмәт ярдәм итә

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин торак хәлләрен яхшырту буенча гариза язган яшь гаиләләр белән очрашты.

- Узган ел бу максатка республика бюджетыннан 20 миллион сумнан артык акча бүленеп бирелсә, быел ул 33 миллион сум тәшкил итә. Үзара килешү шартлары буенча торак белән тәэмин ителүче яшь гаиләләр, гражданнар шушы район территориясендә яшәргә, эшләргә тиеш. Шунысы мөһим - алар биш ел дәвамында биредә эшләргә бурычлы. Төрле сәбәпләр белән биш елга кадәр яшәү урынын алыштыралар икән, алар торактан да колак кагачаклар, - диде район башлыгы килешү шартларын искәртеп.

Әйе, һәр гаилә заман таләпләренә җавап бирерлек үз торагын булдырырга хокуклы. Хәзерге вакытта банкка төзелеш алып бару өчен акча килде. Йорт төзүчеләрнең төзелеш материаллары алганлыкка, төзүчеләргә нинди сумма түләгәнлекләре хакында документлары булуы шарт.

Һәр ел саен район территориясендә 5 мең квадрат метр торак төзелеп, файдалануга тапшырылырга тиеш. Хәзерге вакытта акча алган 26 яшь гаилә, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ биш гаилә 2015 елның 1 сентябренә кадәр торак төзүләре хакында хисап тотарга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлыларга торак шартларын яхшыртырга Хөкүмәт ярдәм итә