Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычның иң зур байлыгы – Җир-Анабыз

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Кайбыч районына килде.

Дәүләт спикеры үзенең эшлекле сәфәрен Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасыннан башлады. Ул биредә тәрбиячеләр белән аралашты, эш шартлары белән танышты. Районда балалар бакчаларына чират юк, шуңа да Фәрит Хәйруллович демографик хәлне яхшыртырга кирәклегенә аерым басым ясады. Ул балалар бакчасы коллективына проектор-ноутбукка сертификат бүләк итте. Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч муниципаль район Советының 15нче утырышында катнашты. Әлеге утырышта район башлыгы Җәүдәт Гаффаров Кайбыч районының 2011 елдагы социаль-икътисади эшчәнлеге йомгаклары һәм 2012 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Оешуына 20 ел тулуны билгеләп үткән Кайбыч өчен узган ел да чираттагы үсеш звеносы булды. Игенчеләр барлыгы 85 мең тонна ашлык җыеп алды, ит-сөт җитештерү күрсәткечләре дә арткан. Районда уртача хезмәт хакы 10765 сум тәшкил итә, бу 2010 ел күрсәткеченнән 14 процентка артыграк. Докладта районның авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкәләр эшчәнлегенә тулы анализ ясалды.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, кайбычлыларның узган елдагы эшчәнлегенә уңай бәя биреп, югары технологияле гаилә фермаларын арттыру, гаилә бизнесын көнбатыштагы кебек нәселдән нәселгә дәвам иттерү бурычын куйды. Нәкъ менә иң төп байлыгы җир булган авылда телебез, гореф-гадәтләребезнең саклануына басым ясады. Районда сәламәтлек саклау системасын үзебезнең җирлектә туып-үскән кадрлар белән тәэмин итүгә җитди игътибарны юнәлтте. Бүгенге көндә табиблар белән тәэмин ителеш 64 процент кына. Очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, мәгарифне үстерү, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау, юллар төзелеше хакында да сүз алып барылды. Фәрит Мөхәммәтшин күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Кайбыч муниципаль районының социаль-икътисади, мәдәни үсешенә лаеклы өлеш кертүе өчен муниципалитет җитәкчесе Җәүдәт Гаффаровка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе

2
X