Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычның яңадан район булып оешуына 22 ел тулды

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шул уңайдан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда болай диелә:

"Хөрмәтле кайбычлылар, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз! Сезне ихлас күңелдән Кайбыч районының туган көне белән тәбрик итәм. Кайбыч өчен истәлекле әлеге көнне ел саен билгеләп үтү тарихыбызга әй­ләнеп карарга, үткәннәр ту­­рын­да уйланырга, эзләнергәһәм яңа эш-гамәлләр кылырга этәргеч бирә. Безнеңҗирлектә уңган, тырыш халык яши, табигате - оҗмахка тиң, гүзәл. Халкыбыз мул тормышта яшәргә лаек. Моныңөчен, бүгенге яшәешебез күр­сәткәнчә, керем базасы тотрыклы булырга, барлык социаль программалар уңышлы тормышка ашырылырга тиеш. Яшәү шартларын яхшырту, беренче чиратта,үзебезнең теләк­тән, тырышлыктан тора. Бу датаны билгеләп үтү шул хакыйкатьне аңларга ярдәм итсен иде. Үткәннәрдән башка бүгенгене тулысынча күз алдына китереп булмаган кебек, бүгенгедән башка киләчәкнең мәгънәсе дә тулы булмас иде. Шуңа күрәбез киләчәккә кече Ватаныбыз - матурлыгы ана сөте белән каныбызга сеңгән туган җиребез, төбәгебезнең тарихи традицияләрен илтәбез. Район икътисадын ныгыту, шул нигездә авыл кешеләренә лаеклы яшәү шартлары тәэмин итү буенча күп эшлисебез бар. Куелган бурычларны уңышлы үтәп чыгуыбызга һич тә шикләнмим. Чөнки безнең як гүзәл табигате, урман-кырлары белән генәтүгел, эшсөярләре белән дә данлыклы. Иң мөһиме: без республика җитәкчелегенең ярдәмен тоеп эшлибез. Барыгызга да исән­лек-саулык, ак бәхетләр, җан тынычлыгы, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның яңадан район булып оешуына 22 ел тулды