Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта “112” хезмәте эшли

Без шулай күнгән инде, янгыннар вакытында "01", полициягә "02", ашыгыч медицина ярдәме кирәк булса, "03"ашыгыч хезмәт күрсәтү номерларына шалтыратабыз.

Бу телефон номерлары турында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Әмма биш елдан соң әлеге саннарны хәтеребездән уеп ташларга туры килер, ахрысы, чөнки бердәм рәвештә "112" телефонына күчәргә җыеналар.

Кайбыч районында "112" бердәм дәүләт диспетчер хезмәте үз эшен 2011 елда ук башлап җибәргән иде инде. Диспетчер район янгын сүндерү часте операторы белән бер бүлмәдә утыра. Хәзерге вакытта әлеге хезмәт белән Никита Ибәтуллин җитәкчелек итә. Диспетчерлар Илназ Галиев, Зөлфәт Галиәскәров, Марсель Миңнуллин, Илшат Латыйпов тәүлек саен алышынып эшли. Без бирегә килгән көнне пульт артында Илназ Галиев утыра иде.

- Кайбыч - чагыштырмача тыныч район, шуңа да күңелсез хәбәрләр еш керми. Бу алга таба да шулай дәвам итсен иде. Безнең өчен иң кадерлесе - халыкның имин яшәве. "112" хезмәтенә хәзерге вакытта тәүлегенә бер-ике хәбәр генә керә. Янгын очраклары, юл- транспорт һәлакәтләре хакында "01" хезмәтенә дә хәбәр итәләр. Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре хәбәр алынуга фаҗига урынына юл тота. Әле шушы көннәрдә генә Федоровское авылында, шул ук көнне Бәрлебашы урманчылыгында янгын булды. Федоровскоедан полициягә хәбәр иткән­нәр, алар шунда ук безгә чыкты, ә Бәрлебашы урман хуҗалыгыннан "112" гә шалтыраттылар. Кыскасы, без бер юнәлештә эшлибез, бәла урынына оператив рәвештә барып җитүне тәэмин итәбез, - диде «01» хезмәте операторы Рафис Нигъмәтуллин.

Мәктәп укучылары арасында шаяртып шалтыратулар очраклары да булгалаган. Хәбәр керүгә, шалтыратучының телефон номеры компьютер экранында күренә. Әлеге балаларның әти-әниләре белән элем­тәгә кереп, аңлату эшләре алып барганнар, зур штрафлар салынырга мөмкин икәнлеген аңлатканнар. Хәзер андый шалтыратулар юк дәрәҗә­сендә. Бәлагә тарыган, бәла- казаның шаһиты булан һәркем "01" яисә "112" номеры аша хәбәр итә ала.

Татарстан - Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып "112" бердәм дәүләт диспетчер хезмәте системасына күчкән төбәк. Бердәм дәүләт диспетчер хезмәтендә эшләүче егетләр әйтеп узганча, ашыгыч хезмәтләрнең үзара элемтәсе "ГЛОНАСС + 112" бердәм дәүләт мәгълүмат системасы базасында төзелгән. Бу хезмәтнең төп үзәге Казанда урнашкан. Декабрьдән бу хезмәткә шалтыратучыларның кайда булуларын автомат рәвештә ачыклый башлаганнар. Мисал өчен, авыр хәлдәге кеше "112" номерын җыеп, аңын югалтып, үзе турында берни хәбәр итә алмаса, аның кайдалыгын ачыклап, тиешле хезмәт­ләр ашыгыч рәвештә ярдәмгә килә ала. Кыскасы, янгын чыкса да, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булса да, юл-транспорт һәлакәте булса да "112" номерын җыеп, ашыгыч ярдәм системасына хәбәр итәргә мөмкин. Диспетчерлар интернет челтәре аша әлеге хәбәрне ЮХИДИ, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, полиция, янгын сүндерү, газ, торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәт­ләренә юллый. Күргәнегезчә, "112" хезмәте халык иминлеге сагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “112” хезмәте эшли

2
X