Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта 162 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе тәмамланды. Быел безнең районда әлеге акция барышында 300 мең сумнан артык акча җыелган. Әлеге акчага алынган мәктәп кирәк-яракларын район мәдәният сараенда тантаналы шартларда адресатларына тапшырдылар. Район мәктәпләренең төрле сыйныфларына укырга баручы 162 укучы җитәкчеләр кулыннан бүләк алды.

Мәктәп еллары - кеше гомеренең хәтергә иң нык уелып кала торган үтә мөһим чоры. Шуңа күрә дә һәрбер ата-ата баласын мәктәпкә җыендыруга җитди карый. Тик һәр гаиләнең матди хәле төрле. Баласын елның-елында энәдән-җептән киендереп җибәрергә мөмкинлеге булган гаиләләр белән беррәттән, очны-очка көчкә ялгап баручылар, көтмәгәндә авыр хәлдә калучылар да бар. Шулай ук ата яисә ана назыннан, яисә икесеннән дә мәхрүм балалар да. Тик язмышның шундый булуында балаларның гаебе юк. Һәр баланың да мәктәпкә яшьтәшләре кебек үк - яңа сумка-портфельгә кирәкле булган язу-сызу әсбапларын тутырып, матур итеп киенеп барасы килә...

Матди хәле авыррак булган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән республикабызда традициягә кергән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе елдан-ел киңрәк колач ала бара. Июль башында Зәйдә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында башланып киткән әлеге акциядә кайбычлылар да актив катнаша. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән башлап, кеше хәленә битараф булмаган һәркем бу акциядә хәленнән килгән кадәр өлеш кертергә тырыша. Район мәдәният сараеның шарлар белән матур итеп бизәлгән залында оештырылган тантананы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ачып җибәрде.

-Бүген бу залда бигрәк тә уңай атмосфера хөкем сөрә. Балалар катнашындагы чараларның барысы да шушылай күркәм уза, - дип башлады ул сүзен. - Бу - бик тә мөһим һәм кирәкле акция һәм анда, һичшиксез, катнашырга кирәк. Беренче елны, 2007дә, без 78 укучыга бүләк бирә алсак, быел исә 162 баланы сөендерәбез.

Альберт Рәхмәтуллин шулай ук барлык җитәкчеләргә, бер көнлек хезмәт хакын күчергән райондашларыбызга, гомумән, шушы акциядән читтә калмаган бөтен кешегә дә рәхмәт белдерде. Менә сәхнәгә иң кечкенәләр - беренче сыйныфка укырга баручылар күтәрелде. Район башлыгы, аларның һәрберсенә матур-матур теләкләр җиткереп, мәктәп сумкалары тапшырды.

Районыбыз мәктәпләренең төрле сыйныфларында белем алучы башка укучыларга бүләкләрне әлеге тантанага махсус килгән җитәкчеләр тапшырды.

Шушы акция кысаларында районда тагын бер игелекле эш традициягә керде. Ул да булса - гаиләләрнең бер-берсенә ярдәм итүе. Социаль яклау бүлеге инициативасы белән оештырылучы бу чара да районыбызда популярлаша бара. Күпләр якшәмбе базарында үткәрелгән акциянең мөһимлеген аңлый һәм үзеннән аз булса да өлеш кертергә тырыша. Тамчыдан күл җыелган шикелле, быел да җәй эчендә өч тапкыр үткәрелгән әлеге чара барышында билгеле бер күләмдә акча һәм мәктәп кирәк-ярагы җыелды. Әлеге акчага алынган бүләкләр дә шушы тантана барышында укучыларга тапшырылды.

Йөз сум бирәсеңме, бер суммы, мөһим түгел, иң мөһиме - катнашу, игелек кылудан читтә калмау. Сәхнәдән бүләк белән төшкән сабыйлар шатлыгын бернинди акчага тиңләп булмый.

Тагын берничә көннән, яңа уку елы башланганны белдереп, мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлар. Озак булып тоелса да, чынлыкта бик тиз узып китә торган мәктәп еллары һәр баланың күңеленә бары тик күңелле сәхифәләре белән генә кереп калсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта 162 укучыга мәктәп кирәкяраклары тапшырдылар

2
X