Кайбычта Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм Сабантуй мәйданында узачак
Җәйнең беренче көнендә билгеләп узылучы Халыкара балаларны яклау көнен быел Кайбычта зурлап үткәрергә җыеналар. Бу көнне балаларга, әти-әниләренә, әби-бабайларына күңелсез булмасын өчен барысы да эшләнә.
Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы Сабантуй мәйданында узачак. Анда Татарстанда пионер хәрәкәтенәнең 90 еллыгына багышланган район слетында катнашачак укучылар да чакырыла. Бәйрәмдә мәктәпләрнең пионер оешмалары ветераннарын да хөрмәтләячәкләр, иҗат түгәрәкләрендә, "ЭКО" өстәмә белем бирү үзәге һәм мәгариф учреждениеләрендәге түгәрәкләрдә шөгыльләнүче укучылар концерт куя. Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлекләре чикле булган авыру балалар, ятимнәр социаль тармакта эшләүчеләрнең игътибар үзәгендә торачак.
- Балаларның әлеге категориясе өчен "Наз" хәйрия фонды Казандагы бер сәүдә үзәгендә сәяхәт оештыра. Алар төрле аттракционнарда ял итә, төрле уеннарда катнаша ала, балаларга махсус бүләкләр дә каралган. Дүшәмбе көнне Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Казанга С.Булаков әсәре буенча куелган спектакль карарга бара. Ул Кәрим Тинчурин исемендәге театрда төрек халыклары фестивале кысаларында уза. Без 3 июньдә "Әтиләрнең төрлесе була" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырырга җыенабыз. Әлеге чарага ялгызы гына бала тәрбияләүче әтиләр чакырыла. Районда шундый уналты әти яши. Авыр тормыш хәлендә калган балаларның җәйге ялын оештыруга да зур игътибар бирәбез. Бүгенге көндә 18 бала "Зөя+" лагеренда беренче сменада ял итә. Ел дәвамында республика һәм федераль акча исәбеннән 95 укучыны ял иттерергә җыенабыз, - дип планнары белән уртаклашты район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева.
Өлкәннәр еш кына балаларны тормыш чәчәкләре дип әйтергә яраталар. Бездә дә бу хакта онытмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев