Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта быел көз армиягә китүче егетләр белән очрашу булды

Татарстанда 1 октябрьдән Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш кампаниясе башланып киткән иде. Бу чакырылышта Кайбычтан 31 егет армиягә китәчәк. Булачак солдатларның җиде кешелек беренче төркеме хезмәт итү урыннарына 12 ноябрьдә юлга кузгала.

11 ноябрьдә Олы Кайбычта булачак солдатлар белән традицион очрашу булды. Бирегә егетләрнең әти-әниләре, авыл җирлекләре башлыклары, Әфганстанда хәрби интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбыз, быел армия сафларында хезмәт срогын үтәп кайткан егетләр, Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин Каюмов чакырылган иде. Әлеге очрашуда шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин катнашты. Чыгыш ясаучылар егетләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр, әти-әниләренә сабырлык теләделәр.

Бу очрашуда хәрби комиссар Илшат Паймурзин район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга хәрби- патриотик эш үткәргәне, хәрби-патриотик юнәлештә эшләүче оешма һәм клубларга ярдәм иткәне өчен "Актив хәрби-патриотик эш өчен" медале, илебезнең иминлеген ныгытуга ярдәме өчен район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Газимагомед Магомедовка Татарстан Республикасы хәрби комиссарының Мактау кәгазен тапшырды. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары һәм район башлыгы әфганчыларга Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр тәмамлануның 25 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медальләре тапшырдылар. Бу хакта тулырак район газетасының киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта быел көз армиягә китүче егетләр белән очрашу булды