Кайбычта Дини Сабантуй үтте
Мәчетләрдә җәйге чорда дин сабаклары алучы, ял да итүче балалар өчен, укулары төгәлләнгәч, ел саен Олы Кайбычтагы ял паркында бәйрәм үткәрелә.
Милли бәйрәмебез Сабантуйдагы кебек аркан тартышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, кул көрәштерүләр дә булгангадыр инде аны дини Сабантуй дип атыйлар. Әмма ничек кенә аталса да, асылы бер- кечкенәдән үк иман байлыгы алып үсүче балаларны ата-бабаларыбыз үрнәгендә дин кушканча инсафлы итеп итеп тәрбияләү, гореф-гадәтләрне өйрәтү, төрле авыллардан җыелган сабыйларны бер-берсе белән аралаштыру, дуслаштыру.
Балалар рәхәтләнеп күңел ачты ул көнне. Малайлар азан әйтү осталыкларын күрсәтте, ә кызлар арасында мөселманча дөрес итеп киенүчеләр бәйгесе оештырылды. Уннарча кыз арасыннан жюри Җәмилә Гыйниятуллина, Алисә Казакова, Кошманнан Илүсә Насретдинова, Борындыктан Фирүзә Хуҗинаны сайлап алды. "Бигрәк матур күлмәк кигәнсең," - дим Илүсәгә.
- Безнең авылдан Илзирә апа бүләк итте.
- Туганыңмы?
- Юк, мөселман кардәшем.
Безнең укучыларга белем биргән Казандагы мәдрәсә шәкертләре Илнур Әсхәтов, Җәмил Фәхретдинов, Бәрлебашыннан Фирнат Өметбаев та балалар арасында. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова бәйрәм кунакларына район башлыгының эчкерсез теләкләрен җиткерде.
Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин әнә шулай тырыша киләчәгебез өчен. Балаларыбызны мәчеткә тарту өчен авыллардагы имамнар, мөслимәләр белән берлектә ел дәвамында алар өчен нинди генә тәрбияви кичәләр үткәрми ул! Борындык мәчетендә дин сабаклары укытучы Әлфия Гыймадиева да яшь буынны тәрбияләү үз өлешен кертә алуына шат:
- Мәчеткә йөрүче укучыларның барысы да дин юлыннан китәргә тиеш, дигән максат куймыйбыз. Бүген замана яшьләрен чит тәэсирләрдән - аракы, тәмәке, наркомания һәм башка бозык гамәлләрдән дә сакланырга да өйрәтергә кирәк безгә. Миндә сабак алучы балаларга гел әйтә киләм: сезгә авылда бернинди дә куркыныч янамый, ә менә читкә чыгып киткәч, төрле киртәләргә очравыгыз бар. Әхлаклы, рухи яктан нык кешеләр авырлыклар алдында сынмый ул. Ә динебезнең асылы -әхлаклылык тәрбиялләүдә. Миндә сабак алучы дүрт кыз, дүрт малай арасыннан бертуганнар Фирүзә белән Булат Хуҗин, Ильмир Шәмсетдинов оныгым Гүзәл Хәйруллина, Коръәнне гарәпчә иркен укый, биш вакыт намазны белә. Гүзәл иман шартын тулысынча үзләштерде. Әбиләренә Төмәннән кунакка кайткан Данис Вәлишин, Казаннан Хәбиб Гыйбадуллин, Илнур Әхмәтшин бу җәйдә миндә дин сабагы алырга теләк белдергән икән, моңа ничек шатланмыйсың ди инде! Сабантуйга аларның барысы да килде.
- Без Әлфия ханым белән икәү бергә былтыр Казанда мәдрәсә тәмамладык. Икебез дә пенсия яшендә. Анда укып бетергәч, зур шатлыгыбыз югалгандай булды. Ә алган белемнәрне уңышлы куллана алуыбызга сөенәбез, - дип сүзгә кушылды Чүтидә 18 шәкерте булган Асия Вилданова.
Уеннар төгәлләнгәч, балалар табын артына пылау ашарга җыелды. Аны эшмәкәр абыйлары Равил Җәләлиев махсус чалдырган корбан сарыгыннан әзерләткән. "Ел саен хәйриячелеккә 80 меңгә якын акча тотам, игелек миңа бише белән әйләнеп кайта", - ди ул. Безнең балалар да шулай изге гамәлләргә әзер булып үсәрләр әле, иншаллаһ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев