Кайбычта Ходайдан шифалы яңгырлар сорадылар
Изге җомга көнендә Сабантуй мәйданында мәчет картлары Ходайдан шифалы яңгырлар сорап Корьән укыды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз исеменнән корбан чалдырды.
Ике ай дәвамында коры, кызу һава саклана. Барлык тереклек яңгырга мохтаҗ. Ни сәбәпледер, Ходай бәндәсен корылык белән сыный. Югыйсә, Мөхәммәт пәйгамбәребез үзенең хәдисендә яңгырында вакытында яудырырмын, җилендә вакытында истерермен, дигән. Тормышта кеше Аллага итәгатьлек белдергәндә генә шулай буладыр ул. Районыбыз мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин үз чыгышында шулай диде. Туганнарга, якыннарга тәмле сүзле, җылы мөгалләмәдә булганда гына изге ниятләр тормышка аша. Дамир хәзрәт вәгазендә шулар хакында сөйләде. Авыл аксакаллары белән бергә хатын-кызлар да, балалар да намазга басты. Соңыннан корбан итеннән пешкән пылаудан авыз иттеләр.
- Яңгыр яумый калмас. Алдагы көнне дә зират читендә җирләнгән мөсафир каберлегенә йола кушканча 41 чүмеч су сибеп дога кылдык. Узган елны шушы йоланы башкарганнан соң артыбыздан ук коеп яңгыр яуган иде, быел да шуңа өметләнәбез, - диде Гөлсинә Шаһиева.
Лагерьдә ял итүче Илшат, Адель, Ирек тә яңгыр явасына ышана. Ява гына күрсен, бәла-казалар булмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев