Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Мәме авылы халкын ни борчый?

Бүгенге тормышыбызга шөкер итеп кенә яшәрлек. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кече Мәме авыл җирлегендә узган отчет җыелышында әйтеп узганча, хәзер күбебез мичкә ничек ягасын да онытты инде. Өйләргә газ кергән, су белән проблемалар юк, бик күпләрдә керне автомат машина юа, һәр кешедә диярлек машина бар, юллар яхшы, авыл урамнары кичен...

Кече Мәмедә дә халык яшәеше өчен бөтен шартлар да тудырылган: заманча итеп төзелгән мәктәпләре, шунда ук балалар бакчасы эшли, почта, фельдшер-акушерлык пункты, әллә ничә кибетләре бар, шәһәрләр дә көнләшерлек мәдәният йортлары, китапханә, Саклык банкы бүлекчәсе эшли. Әмма соңгы өч елда җирлектә бер генә туй да узмаган, балалар бакчасына 13 кенә бала йөри, мәктәптә 53 укучы белем ала. Беркайчан да суүткәргече булмаган авылда бу юнәлештә дә зур эш башкарылды. Район башлыгы булып эшли башлавының беренче елында ук шушы мәсьәләне хәл итүгә алынган район җитәкчесенә бу җыелышта халык тагын бер тапкыр олы рәхмәтен белдерде. Миллионнарча сумнарга төшереп, суүткәргече суздылар монда, хәзер 37 кеше өйләренә су керткән. Әле кайчан гына керне автомат машина белән юарга хыялланган хуҗабикәләрнең хыяллары тормышка аша. Җәйгә су кертүчеләр тагын да күбрәк булсын иде, дигән теләк белдерделәр. Элек суны үзләренең коесыннан алып яшәсәләр, хәзер башняга бәйле проблемалар килеп чыккан. Үтә салкыннарда башня кату сәбәпле, авылда берничә көн су булмаган. Алга таба да шундый хәл килеп чыкмасын өчен башняны карап торырга аерым кеше билгеләргә килештеләр. Бортаста да җәен суүткәргеч торбаны алыштырганнар.

- Кече Мәмедәге күлдә казлар җәяү йөри, суы юк. Ә күл безгә бик кирәк, - диде Сергей Галанский. - Ярдәм булмасмы икән?

Яхшы экскаватор булса, мин үзем дә бу эштә булышачакмын дип әйтеп торучы бу абыйга мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышачакларын әйттеләр.

Авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева чыгышыннан соң, сораулар яңгырады. Кече Мәме, Бортасның кайбер урамнарында төнлә ут янмый дип зарланулары район башлыгын бик гаҗәпкә калдырды.

- Махсус программа нигезендә барлык авыл җирлекләрендә дә әлеге юнәлештә зур эш башкарылды. Сездә ут юк икән, бу инде җирлек хәл итәргә тиешле мәсьәлә. Атна-ун көн эчендә проблеманы хәл итегез. Ә менә Бортаста мәчет янындагы урамны 2016 елда төзекләндерү планына кертәчәкбез, - диде Альберт Рәхмәтуллин.

Район үзәгендәге төрле оешмалардан килгән җитәкчеләр катнашында узган бу җыелышта террорчылыкны, эчкечелекне кисәтү, ялган аракы сату очракларын ачыклау һәм башкалар хакында да җитди сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме авылы халкын ни борчый?

2
X