Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Мәмедә – яңартылган клуб

Кече Мәме авылы халкын бәхет басты: инде җитмешенче елларда ук төзелгән мәдәният йортлары, ниһаять, капиталь төзекләндерүдән соң, файдалануга тапшырылды.

Кышның беренче ап-ак карлары яуган көндә узган тантанага кечкенә балалардан башлап, инде таякка таянган әбиләргә кадәр килгән иде. Дөресен генә әйткәндә, алар мәдәният йортын танымадылар да, искесенең эзе дә калмаган бит.

-Моңа кадәр без мондый клублар барлыгын телевизордан гына карап күрә идек. Бигрәк оста итеп ремонтлаганнар, әйтерсең лә яңасын төзегәннәр,- диде Вера әби Охотнникова.

-Кара әле, кара, сәхнәгә нинди пәрдәләр элгәннәр, моның ишене күргәнем дә юк иде әле,- дип кушылды аңа күрше Малала авылыннан килгән Анна Гуськова.

Әлеге яңартылган мәдәният йортын ачу тантанасына килгән кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Символик ал тасма киселгәннән соң, бар да эчкә узды. Фойега өр-яңа бильярд өстәле дә куелган. Яшьләр рәхәтләнеп уйнасын гына, урамда вакытларын бушка уздырып йөрмәсеннәр, начар гадәтләрдән азат булсыннар.

-Рәхмәтнең иң зурысын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юлларга кирәк. Чөнки ремонт өчен акча сорап мин республика җитәкчесенә мөрәҗәгать иттем. Районның эшкә уңган чувашлар яши торган бу авыл җирлегенә мондый мәдәният йорты күптән кирәк иде инде. Кече Мәмедә спортны да яраталар, көрәшчеләрегезнең даны еракларга таралган. "Палан" ансамбленә йөрүчеләр дә оста җырлый. Милли мәдәниятне үстерүгә алар үзләреннән зур өлеш кертә. Авылга кадәр асфальт килгән, таш түшәлмәгән урамнарыгыз да берничә генә. Мәктәптә дә бөтен шартлар тудырылган. Эш урыннары белән тәэмин итү максатында киләчәктә ферма да ачарга ниятләп торабыз. Үзебезнең халыкка тиешле яшәү шартлары тудырасым, районны һәрьяклап үстерәсем килә,- диде Альберт Рәхмәтуллин авыл халкына мөрәҗәгать итеп.

Бәйрәм тантанасыннан чыкканда, бер апа район башлыгын туктатып:

-Миңа сезнең "үзебезнең" дигән сүзгә гел басым ясап сөйләвегез охшый. Үзеңнекен үзәккә куйгач кына шундый зур эшләр башкарып буладыр ул. Мәдәният йорты, авыл җирлеге, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, полициянең участок уполномоченные бүлмәсенең бер түбә астында урнашуы авыл халкы өчен бик уңайлы булачак, - диде ул.

Апас районының Табар-Черкен авылыннан 37 ел элек шушы авылга килен булып төшкән Нина Чернова булып чыкты ул. Озак еллар буена мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән мәгариф ветераны сүзләрнедә хаклык ярылып ята. Район башлыгы үзенең урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева белән берлектә мондагы барлык оешмаларны да карап чыкты.

Тантана уңаеннан оештырылган концертны "Палан" ансамбле башлап җибәрде. Колаңгыдагы "Радуга" ансамбле, мәктәп укучылары, район мәдәният бүлеге оештырган концертны тамашачылар алкышларга күмде. Мондый мәдәни чараларга сусаганнары әллә каян күренеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәмедә – яңартылган клуб

2
X