Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халыкара балаларны яклау көнендә Кайбычта зур бәйрәм уза

Олы Кайбычта яшеллеккә төренеп утырган Сабантуй мәйданында 1 июньдә балалар өчен зур бәйрәм үткәрелә.

Быел ул Кайбычның 30 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.Бу көнне барлык мәктәпләрдән дә килгән укучылар өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла, активистларны бүләкләр көтә. Аттракционнар эшли, сәүдә оештырыла. Балаларны котларга Казаннан “Айфара” төркеменең дә килүе көтелә. Бәйрәм көндезге сәгать өчтә башлана.

1 июньдә Кайбычтан дүрт гаилә Казанга циркка чакырылган
Социаль яклау бүлегеннән хәбәр иткәнчә,1 июньдә районнан дүрт гаилә Казан шәһәрендәге циркка бара. Бу сәяхәт “Ел хәйриячесе” республика конкурсын үткәрү кысаларында оештырыла. Күп балалы һәм азкеремле бу гаиләләр социаль яклау бүлегендә контрольдә тора.

«Наз» фонды Кайбычтагы яшь дусларын Казанда көтә
Ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итүче «Наз” фонды да 1июнь көнне Кайбычтагы яшь дусларын Казанга кунакка чакыра. Күп балалы һәм азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче 18 укучы зоопаркка барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев