Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәккә өмет белән

Россия Федерациясе Президентын сайлауларда Кайбыч халкы да активлык күрсәтә.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, илебез тарихы өчен гаять мөһим булган бу сайлауларда исемлеккә барлыгы 10530 сайлаучы кертелде. Әлеге исемлек башка сайлау участогында сайлау хокукы бирүче таныклык нигезендә сайлаучылар исәбенә арта. Кичке сәгать алтынчы унбиш минутка барлык сайлаучыларның 92 проценты үз кандидатлары өчен тавыш бирде. Барлык сайлау участокларында да веб-камералар урнаштырылган, Хуҗа Хәсән, Салтыйган, Афанасьевка, Иске Тәрбит, Корноухово сайлау участокларында электрон юл белән тавыш бирәләр. Сайлаулар барышын "Чиста сайлаулар өчен" күзәтүчеләр корпусы вәкилләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев