Көне ел туйдырыр чак җитте
Язның бер көне ел туйдыра, диләр халык телендә. Тиздән игенче- механизаторлар өчен имтихан чоры башлана.
Районыбыз механизаторлары, арбаңны кыштан, чанаңны җәйдән әзерлә, дигән халык мәкален истә тотып, язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы машиналарын яңа елга кадәр әзерлек сызыгына куйган иде. Хәзерге вакытта агрофирмаларда, хуҗалыкларда кызу темплар белән тракторларны ремонтлыйлар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтүенчә, төзекләндерүне 1 апрельгә төгәлләү бурычы куелган. "Яңа юл" хуҗалыгы механизаторлары барлык төр авыл хуҗалыгы техникасын тулысынча ремонтлап бетергән. Агрофирмаларда техника күп, димәк, эш күләме дә шактый. "Гөбенә" дә ремонт таләп ителгән 50 тракторның 15 мартка - 24е, "Алтын кырлар"да 24 тракторның - 9ы, "Заволжье"да 15нең икесе ремонтланган. Шул ук вакытта "Чекмарев" крестьян фермерлык хуҗалыгы, "Бакчачы" җәмгыятендә бу мөһим эшкә керешмәгәннәр.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру бара. Барлык хуҗалыкларда да бу эшне 25 мартка төгәлләү йөкләнгән. Ремонт эшләренең сыйфатына да зур игътибар бирү сорала. Чөнки үткән еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кыр эшләренә чыккач, берничә көннән кайбер агрегатлар сафтан чыга. Агрофирмаларда минераль ашламалар ташу да дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев