Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошман авылы янында яңа асфальт түши башлаячаклар

Начар юлларда юл-транспорт һәлакәтләре ешрак күзәтелә, техникада тиз сафтан чыга икән. Шуңа күрә дә юлларны төзекләндерүгә даими игътибар бирелә."Татавтодор" җәмгыятенең Апас филиалындагы Кайбыч юл ремонт-төзелеш участогы коллективы да юлларны тиешле тәртиптә тоту буенча максатчан эш алып бара.

Бу көннәрдә алар Кайбыч- Колаңгы юлының дүртенче-бишенче чакрымындагы юлда кыш-яз айларында барлыкка килгән чокырларны ямый. Ә алдагы атнаның дүшәмбесеннән, участок начальнигы Айдар Әбүзәров әйтеп узганча, Кошман авылы янәшесендәге бер чакрым 700 метр озынлыктагы бу юлга яңа асфальт түши башлаячаклар. Чокырларны ямау- юлның нигезе нык, эшнең сыйфаты яхшы булсын өчен кирәк. Махсус җиһазландырылган "КамАЗ" машинасы Апастан китерелгән 15 тонна асфальтны юлдагы чокырларга агызуга, эшчеләр Динар Зиннуров, Илнар Зиатдинов, Александр Кузнецов, Дамир Әхмәтгәрәев аны тиз арада катоклап куя. Мастер Илһам Вилданов технолгия таләпләрен саклануын контрольли.

Ремонт эшләре баручы участок- юл хәрәкәтенең иң җанлы урыннарының берсе. Шуңа да анда тизлек режимын киметү, биредә ремонт баруы турындагы кисәтү билгеләре куелган. Бу - иминлегебез өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман авылы асфальт түши башлаячаклар