Кошманнан Салих Мотыйгуллин ике килограммлы бәрәңге үстергән
Якташларыбызның уңганлыгына-булганлыгына шаккатырлык. Берсеннән-берсе матур авылларыбызда тормышның ямен һәм тәмен белеп яшәүчеләр байтак. Кошманнан Салих Мотыйгуллинның икешәр килограммлы бәрәңге үстерүен ишетеп белгән идек инде һәм менә күптән түгел барып күрергә насыйп булды.
Мотыйгуллиннар өе Кошмандагы иң матур өйләрнең берседер, мөгаен. Зәвык белән җиткерелгән ике катлы бу өйдә Салих абый белән Сания апа, үзләре әйткәндәй, гади генә гомер кичерәләр. Икесе дә инде лаеклы ялда, читтә яшәүче балалары кайтып йөри, оныклары күп вакытын биредә уздыра.
Аларның берничә сутыйлы яшелчә бакчасы тәҗрибә участогын хәтерләтә. Салих абый анда ни генә үстерми. Бәрәңгенең берничә төрле сортыннан алып, карбыз-кавынга кадәр. Бәрәңгенең моңа кадәр күбрәк "Адаретто" сортын утыртканнар. Иң тәмлесе - шунсы, ди. Тик соңгы елларда начарайды, яңартырга иде, ди. Әле яңа гына үстерә башлаган "Ароза" сортлы бәрәңге ике килограммнан 40 килограмм уңыш биргән. Икенче бер сортлысын ике чиләк утыртып, 36 чиләк алганнар.
- Ансын базарда Роза исемле хатыннан алган идем, сортын да шулай дип куштым, - ди Салих абый.
Бәрәңге уңышы белән мактанып булмаган елны шулкадәр җыеп уңыш алу күңелле, әлбәттә. Күп көч сарыф итеп үстергәч, уңыш та аласы килә ич! Тик тәрбияләгән белән генә түгел, быел бәрәңгегә әллә ни булды бит, күп бакчаларда сабагы бик иртә саргайды, кипте, ә Салих абыйның бәрәңгеләре без барганда ямь-яшел утыра иде әле.
Әллә инде җире шундый, әллә - кулы, Салих абыйның яшелчә уңышыннан зарланырлыгы юк. Унике чиләк сарымсак чыккан. Унар метрлы дүрт түтәлдә үскән кишер, үзләренә һәм балаларына гына җитү түгел, әле сатырга да кала. Зурларын биш капчык аралап алып, сораучыларга сатып та җибәргәннәр. Без инде, әлбәттә, аның сортын да сорадык.
- "Королева осени" дигәнне чәчәбез. Ә кишер ул, гомумән - иң югары уңыш бирә торган культураларның берсе. Гектарыннан 800-1000 центнерга кадәр уңыш алып була, - диде Салих абый.
Авырлыгы ике килограммга җиткән бәрәңгене, кишерләрнең эрелеген күреп, исебез китте. Йодрык-йодрык суганнарга, зур-зур кабакларга, кавыннарга шаккаттык.
Тәҗрибәле бакчачы безгә аларны күрсәтеп кенә калмады, билгеле, ә үстерү серләре белән дә уртаклашты. Аларны без сезгә, һичшиксез, җиткерәчәкбез, тик хәзер үк түгел. Ә вакыты җиткәч. Шуңа күрә дә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, газетабызга язылырга онытмагыз. Үзегез дә күреп торасыз, "Кайбыч таңнары" көннән-көн кызыклырак, эчтәлеклерәк булып чыга. Газетабызга язылсагыз, райондагы бөтен яңалыктан хәбәрдар булу белән бергә, бакчагызда мул уңыш үстерү серләрен дә, тормышта кирәкле башка нәрсәләрне дә вакытында белеп торырсыз.
Инде яңадан бәрәңгегә әйләнеп кайтыйк. Иътибар иткән булсагыз, әле яңа гына фотобәйге игьлан иткән идек. Без аны бүген Салих абыйның гигант бәрәңгесе белән ачып җибәрергә булдык. Ә инде сездән, хөрмәтле укучыларыбыз, фотолар көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев