Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошманнан яңа гына өйләнешкән Лилия һәм Альберт Шәфиевлар хәйрия акциясенә үз өлешен кертте

Әле шушы көннәрдә генә гөрләтеп туйларын үткәргән яшь парлар - Кошманнан Лилия белән Альберт Шәфиевлар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә үз өлешен кертте.

9 август көнне район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә алар тантаналы төстә язылышты. ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина, яшьләргә бәхетле озын гомер юлы, мәхәббәтләренең мәңгелек булуын теләде. Безнең районда мәктәпкә керүче ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм оештырылуы турында әйткәч, Шәфиевлар, берсүзсез, махсус тартмага акча салдылар. Бу игелекле гамәлгә тантанага килгән туганнары, дуслары да кушылды. Изге гамәлләр белән башланып киткән гаилә тормышыгыз бәхетле булсын, Лилия һәм Альберт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошманнан яңа гына өйләнешкән Лилия һәм Альберт Шәфиевлар хәйрия акциясенә үз өлешен кертте