Коткаручылар көне – батырлык бәйрәме
27 декабрь Россиядә Коткаручылар көне буларак билгеләп үтелә. Аның тарихы 1990 елда Россия коткаручылар корпусы оештырылган көнгә барып тоташа.
Коткаручы һөнәре - иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Иң катлаулы хәлләрдә, безнең илдә генә түгел, хәтта чит илләрдә килеп чыккан авария, гадәттән тыш хәл, янгыннарда иң беренче ярдәмгә ашыгучылар алар. Табигый бәла-казамы, техноген һәлакәт, давыл, вулкан атылу, су басумы - коткаручылар бәлагә очраган кешеләргә ярдәм кулы суза, меңләгән кешеләрнең гомерен саклап кала.
Батыр һөнәр ияләре өчен бу бәйрәм дә, башкалары кебек үк, гадәти бер эш көне. Хәбәр килү белән ярдәмгә чыгып китәргә әзер торалар. Бу юлы бәйрәм көнендә кунаклар көттеләр. Алары да гади генә кунаклар түгел. 27 декабрьдә "ТР буенча Федераль янгын сүндерү хезмәтенең 8 отряды" дәүләт учреждениесенең 115нче янгын сүндерү частендә "Ачык ишекләр көне" уңаеннан Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 4 класс укучылары экскурсиягә килде. Янгын сүндерүчеләр үз һөнәрләренең асылын сүздә генә түгел, эштә дә күрсәттеләр.
Диспетчер бүлмәсендә ул көнне кизү торучы Дамир Гыйниятуллин гражданнардан хәбәр килү белән оператив рәвештә янгын сүндерү бригадасына хәбәр ителүе турында сөйләде. Янгын сүндерү техникасы һәм махсус җиһазлар сакланучы гаражда да укучыларга бик ошады.
Часть хезмәткәре Фаил Сафиуллин укучылар белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләште, ут белән шаяруның нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерә алуы турында бергәләп искә төшерделәр, Яңа ел бәйрәме вакытында аеруча сак булырга кирәклеге турында да сүз булды. Махсус янгын сүндерү костюмы кигән ике янгын сүндерүчене балалар сорауларга күмде. Шулай да, укучылар арасында киләчәктә шушы һөнәрне сайларга теләк белдерүчеләр табылмады. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, бакчага йөрүче нәниләрнең берничәсе киләчәктә янгын сүндерүче булырга теләгән. Батырлыкны кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев