Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кышкы каникулда лагерьда ял итәләр

Районның барлык мәктәпләрендә дә кышкы каникуллар вакытында лагерьлар ачылды. Алар 3 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр эшли.

Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова әйтеп узганча, лагерьда утыз бала ял итә. Лагерь начальнигы Лариса Куликова:
-Лагерьда укучыларның һәр көне күңелле уза. Төрле чараларга бай ул. Ял итүчеләр арасында хоккей уйнаучы малайлар күп. Алар физкультура укытучысы Илдус абыйлары белән хоккей уйный, кызларны музыка укытучысы Фаилә Минһаҗева яңа җырларга өйрәтә. Төрле бәйге-фестивальләр дә уза. Балаларны көнгә өч тапкыр ашатабыз.


-Лагерьдан кайтасыбыз да килми. Саф һавада уйнау аеруча ошый. Кардан ясалган атның башы эреп төшкән әле менә,- ди Илназ атка атланып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кышкы каникулда лагерьда ял итәләр