Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кышкы спорт бәйрәме

"Россиянең чаңгы юллары" дигән массакүләм спорт ярышы бүген илебезнең 71 төбәгендә, шул исәптән Кайбычта да, оешкан төстә узды. Аның быелгысы Казанда Универсиада елында үтүе белән дә үзенчәлекле.

Февральнең бүгенге кояшлы, салкынча якшәмбе иртәсендә спортның чаңгы төрен яратучылар Олы Кайбычтагы ял паркына җыелды. 1982 елдан бирле үткәрелүче әлеге ярыш бездә ел саен кышкы бәйрәм кебек уза. Моның шулай икәнлеге чаңгыга баскан балалар, мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, лаеклы ялда да спорт белән дуслыкларына тугры калган абый-апаларның йөзендә ачык чагыла. Ә салкыннан куркасы юк: оста пешекчеләр коймак белән кайнар чәйдән өзмәде, зур самовар кайнап торды, шашлык та пешерделәр. "Ашыгыч ярдәм" күрсәтү бригадасы да килгән иде, бер укучы кызга медицина ярдәме күрсәтергә дә туры килде үзләренә.

-"Россиянең чаңгы юллары" бәйгесендә бер елны да катнашмыйча калганым юк, мин аны көтеп алам,- ди кышкы салкыннан йөзләре алсуланган "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы Фәридә Нигъмәтҗанова. - Без бит газетабыз битләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз, шуңа күрә үзебез дә бу юнәлештә үрнәк күрсәтергә тиешбез. Былтыр зурлар арасында ярышта катнашучылар саны азрак, мәктәп укучылары күбрәк иде. Бүген, күргәнебезчә, предприятеләр хезмәткәрләре дә күп катнаша, ярышны карап торырга килүчеләр дә шактый. Халыкның шулай спортка тартылуына шатланам.

Гадәттә без рәсми шартларда гына күрергә күнеккән җитәкчеләр дә бүген спорт киемнәреннән иде, чаңгыга басканнар. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, аның социаль мәсьәләр буенча урынбсары Фатыйма Бикбова, казначылык департаменты начальнигы Рамилә Баймиева, "Ак Барс" банкы җитәкчесе Илсия Хафизова, "Росгосстрах- Татарстан" җәмгыятенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе булып әле шушы араларда гына эшли башлаган Рәмис Хәйретдинов һәм башкалар ярышта актив катнашты.

Ярышта җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Ә иң зур бүләк, әлбәттә инде, бүген саф һавада алган яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Россиянең чаңгы юллары”