Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Машиналар арта, атлар кими

Мәлки авыл җирлегенең узган елдагы эшчәнлегенә багышланган отчет җыелышына килүчеләр авылларында яңа клуб төзеләчәге турындагы хәбәрне ишеткәч, сөенечләреннән кул чаптылар.

Райондагы иң иске клуб, мөгаен, шушы авылдадыр. Кайчандыр яңасы тө­зелә башлаган иде, әм­ма төзелеш ярты юлга да җитмичә туктап калды. Клуб төзүдә булышуларын сорап, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать ит­кән мәлкилеләргә бәхет елмайды: быел Татарстанда Президентыбыз тәкъдиме белән өч елга исәпләнгән "Авыл клублары" программасы тормышка ашырыла башлады. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр­лыгы бу елда республика буенча 46 клуб төзүне планлаштыра. Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов әйтеп узганча, ин­де Казаннан проект­лау­чылар килеп киткән, җир­не үлчәгәннәр. Халык соравын исәпкә алып, аны авыл уртасындагы иске клубның артына ук төзия­чәкләр. Бу заманча клубта зал белән спортзал бергә булачак. Мәлкидә спортны яраталар, алар өчен зур бүләк инде бу. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров шушы программа нигезендә 2013 елда Колаңгыда, 2014 елда Надеждинода клуб төзеләчәге турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерде.

Байморза, Кыр Буасы, Иске Буа, Мәлки авылларын берләштерүче җирлектә узган җыелышта авылларның социаль йө­зен үзгәртүгә йөз тотып эшләүләре ачык күренде. Байморзага таба да юллар төзелеп килә, хәзер аның өслеге таш белән түшәлгән. Күпер дә төзекләндерелгән. Бу авылда электр линияләрен алмаштыру 365 мең сумга төшкән. Мәлкидә ике су колонкасы, гидрант алын­ган.

Терлек гомер-гомергә авыл тоткасы булган. Авыл кешесенең иртәсе дә мал караудан башлана. Монда да шәхси хуҗалыкларның файдасын күреп яшәү­челәр күп.

Былтыр сөт, ит, бәрәңге, бал сатудан гына да алар җиде миллион сумнан артык акча эшләгән. Авылларда машиналар саны арта, атлар кими, диде Артем Александрович. 2011 елда 29 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен банклардан 5 миллион 544 мең сумлык ташламалы кредит алган. Эшсез калучыларга үз эшләрен ачып җибәрүгә юнәлдерелгән "Үзмәшгульлек" программасына да керүчеләр бар. Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рузалия Малова халыкның активлыгын арттыру, шәхси хуҗалыкларны үстерү максатындагы программалардан кыю файдаланырга чакырды. Гаилә фермалары төзергә теләүчеләргә дә юл ачык, диде. Ул шулай ук балигъ булмаган балалар тәрбияләүче ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә игътибарны арттыру, эчкечелеккә, аеруча хатын-кызлар эчкечелегенә нокта кую мәсьәләләренә тукталды. Полициянең участок уполномоченные Рамил Гыйбадиев, фельдшерлар чыгышы да тыңланды. Җыелышта катнашкан "Кайбыч" полициясе начальнигы Рушан Хуҗин эшчәнлектә халык ярдәменә таянуларын белдерде.

Әйе, замана белән бергә ихтыяҗлар да үзгәрә. Баштагы елларны авыл халкы җыелышларда безгә кайчан газ килер, ташкүмер юк, утын җитми, пай җирләренә түләмиләр, терлек азыгы җитми, телефон кайчан кертерләр, дигәнрәк проблемаларны күтәрсә, хәзер инде экологияне саклау,кабельле телевидение кертү, интернет челтәренең тизлеген арттыру хакындагы глобаль масштабтагы сүз алып баралар. Бу аңлашыла да, 21 нче гасырда, 90 яшьлек әби­ләр дә кәрәзле телефонннан сөйләшкән чорда яшибез. Тормыш шартларының ел­дан ел яхшыра баруына тиз ияләшәбез шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки авыл җирлеге Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов

2
X