Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Миләшкәй”дә төзекләндерү башланды

Олы Кайбыч авылындагы "Миләшкәй" балалар бакчасын капиталь төзекләндерү ата-аналарга өстәмә мәшәкать тудырды - үзләре эштә вакытта сабыйларына күз-колак булырдай кеше кирәк бит. Шулай да ремонт башлануына бакча коллективы да, ата-аналар да сөенә, ник дигәндә, сигез ел элек сафка баскан бинага ремонт бик кирәк иде.

Төп подрядчы оешма - "Заман" җәмгыяте хәзерге вакытта бакчаның түбәсен алыштыру белән мәшгуль. Иске калайны куе кызыл төстәге профнастил белән алыштыруларын район үзәгендә яшәүчеләр күреп беләдер. "Миләшкәй" мөдире Сәвия Тимершина әйтүенчә, иске түбә урыны белән тишелгән булганга яз-көз айларында бинага су үтеп җәфалаган. Канализация системасы да чамадан тыш таушалган, аны да алыштыру күздә тотыла. Иң мөһиме, кышкы суыкларда, бураннарда тәрәзә ямап, тишек-тошык томалап вакытлары узмас тәрбиячеләрнең, чөнки иске агач тәрәзәләргә алмашка евростандартлар буенча эшләнгән тәрәзәләр куелачак. Шактый күләмле, зур чыгымнар таләп иткән капиталь төзекләндерүгә биш миллион сум акча "Бәләкәч" программасы аша бүлеп бирелгән. Моның өчен бакча коллективы муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтле. Нәкъ менә ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшкәннән соң, "Миләшкәй" бакчаларны камилләштерүгә хезмәт итүче программага кертелде. Киләчәктә бинаның эчен дә яңартырга уйлыйлар. Агымдагы ремонтны исә сентябрь аена төгәлләү бурычы куелды. Яңартылган бакчага килүчеләрнең саны 130 тирәсе булыр дип көтелә, "Миләшкәй" исә 140 урынга исәпләнгән. Хәер, гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел икән. Әлегә район үзәгендә балаларны бакча урыннары белән тәэмин итү хтыяҗы канәгатьләндерелә, әмма киләчәктә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны арткан очракта (яхшыга өметләник!) Олы Кайбычта тагын бер бакча төзү зарурлыгы тумасмы? Бүген бакчада 28 хезмәткәр эшли, балалар алты төркемгә йөри, кайберләрендә сабыйларның саны 30га кадәр җитә. Сүз дә юк, тәрбиячеләргә дә, балаларга да мондый зур коллективта җиңел түгел. Махсус белемле яшь кадрларны бик теләп эшкә алачаклар дигән сүз бу. Сәвия Тимершина да шул фикердә:

- Бакча - зур йорт кебек. Өйдә бер-ике балага әти-әнисе, әби-бабасы вакытын багышлый, ә бездәге күпсанлы нарасыйларга тәрбиячеләр аз туры килә. Шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән белемле, педагогик сәләткә ия тәрбиячеләр генә эшли ала, - дип саный ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Миләшкәй” балалар бакчасы