Мәлкинең уңган гаиләләре
- Көтү кайтыр вакыт җитә инде, малларны каршы алырга өлгерәбезме? Берәр сәгать концерт карыйк та, кайтып китәрбез, терлекләр таралашып бетсә, нишләрсең, - дип сөйләнә-сөйләнә җыелды авыл апа-агайлары күпфункцияле үзәккә.
Сәгать җидедә башланган бәйрәм кичәсе кичке уннарга кадәр дәвам итсә дә, залдан ник бер кеше чыгып китсен. Мондый җылы эчтәлекле кичәләргә сусаулары әллә каян күренеп тора. Шулай булмый ни, мәдәният йортын да үз эченә алган үзәкнең ачылуына әле бер ел да юк бит. Клубсыз авылда мәдәни учак гүя сүнгән иде. Ә хәзер танылган җырчылар да, район, авыл үзешчәннәре дә еш чыгыш ясый биредә.
Авыл җирлеге башлыгы Артем Козловның да, мәдәният хезмәткәрләренең дә, халык вакытында җыелырмы, дип хафаланулары юкка гына булды. Билгеләнгән вакытта зал тулы иде. Бүген биредә мәхәббәт дигән олы хискә тап төшермичә, озак еллар буена парлап канат кагучыларны, күп бала тәрбияләп үстерүчеләрне, бәби алып кайткан яшь әти-әниләрне бөтен авылдашлары алдында сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Көн саен диярлек күрешеп торсалар да, бер-берсенең яшәеше турында бөтенләй диярлек белмиләр икән бит. Әнә Кыр Буасыннан Влада белән Владимир Лебедевлар, Эльвира белән Павел Ивановлар, Мәлкидән Нина белән Станислав Маланьевлар, Валентина белән Владимир Заказовлар, Мария белән Александр Акрымовларның бергә яши башлауларына 25 ел вакыт узган. Ә Кыр Буасыннан Иулита белән Виталий Блиновлар, Мәлкидән Елизавета белән Марк Галкиннар, Байморзадан Анастасия белән Марк Лазаревлар илле ел буена тормыш сукмагыннан бергә атлый. Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Александровның Мариясе белән кавышуына 60 елга якынлаша икән бит инде!
- Гомерләр тиз уза шул. Әле кайчан гына гаилә корган идек, инде аннан соң күпме сулар аккан. Сугыш утын да күрдем, авырлыгын да, әмма югалып калмадык. Өлкән яшьтә булсак та, бирешергә исәп юк әле. Яраткан шөгылем - умартачылык. Әле бүген монда килер алдыннан гына яңа бал аерттым. Безнең чәчәкле болыннардан җыелган хуш исле бал белән чәй эчәргә килегез, - диде Николай агай.
- Туйлар көмешме, ул, энҗе-мәрҗәнме, бриллиантмы - картаямыни соң йөрәк! Йөрәкләрне яшь тотар өчен сезнеке кебек кайнар хисләр кирәк, - диде алып баручы аларга изге теләкләрен белдереп.
Сәхнәгә күп балалы гаиләләрне чакырдылар. Мәлкидән Роза белән Александр Гавриловлар, Зинаида белән Александр Лебедевлар тугызар бала тәрбияләп үстергән. Авылда яшь гаиләләр дә күп, балалар да туып тора, димәк, киләчәкләре өметле. Мәлкидә ике баладан соң өченчесен алып кайткан Юрий белән Эльвира Броматкиннар, әле шушы көннәрдә генә икенче кызлары туган Аида белән Николай Горшковларны да чакырганнар иде бәйрәмгә. Ә Иске Буадан Рита һәм Алик Ивановлар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булды. Тантана кунакларына бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина, "Гөбенә" директоры Юрий Осипов, авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов тапшырды.
Әлеге кичәне алып барган бертуганнар - мәктәп директоры Тамара Иванова белән үзәк директоры Александр Бичарин һәр гаилә тарихын барлаган, эзләнгән. Авыл үзешчәннәре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәде. Мондый кичәне барлык авылларда да үткәрсәләр, бик күпләр үрнәк гаиләләрнең яшәү рәвешен үзләренә өлге итеп алыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев