Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Могҗизалы Чыршы бәйрәмендә

Шимбә көнне балалар сәнгать мәктәбе бинасында узган Чыршы бәйрәменә туганнары тәрбиясендә яшәүче балалар һәм республиканың төрле балалар йортларыннан тәрбиягә алынган ятимнәр җыелды.

Урман гүзәле - яшел чыр­шы тирәли әйлән-бәй­лән әйләнүче бу балаларга карап, сокланмаган кеше булдымы икән?! Кызларның кайсы ефәк купшы күлмәкләрдән, төрле әкият геройлары булып киенүчеләре дә бар. Малайлар да алардан калышмаган: матур костюмнардан килгәннәр. Районның төрле авылларыннан җыелган балаларны башта "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзә­генең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегендә тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Ма­каров, бәйрәм кунакларын район башлыгы Җәү­дәт Гаффаров исеменнән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, ата-ана назыннан мәх­рүм калган балаларны үзләренең җылы ояларына алучыларга ти­рән рәх­мәтен белдерде. Бүгенге көндә безнең районда 13 гаилә балалар йортларында үскән 24 ятимне үз баласыдай күреп тәрбияли. Ә 28 бала опекун гаилә­сендә - якыннары тәрбиясендә үсә. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова да аларга эчкерсез тәбрикләүләрен җиткерде. Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре дә биредә иде. Район социаль яклау бү­леге начальнигы Фатыйма Бикбова әйтеп узганча, ятимнәргә ярдәм итү - район җитәкчелеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Тәбрикләүләрдән соң Яңа ел тамашасы башланып китте. Аны музыкаль-театральләштерелгән тамаша рәвешендә әзерләгәннәр. Балалар үзләре дә Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләде, җырлап-биеп күрсәтте. Капчыгы зур иде бабакайның, бүләкләрне мул­дан өләште. Кыш бабай, Кар кызы үзләре дә матурланган: өр-яңа костюмнар кигәннәр. Әкият геройларына охшатып киенеп килгән барлык балаларга да аерым бү­ләкләр тараттылар. Бәй­рәм ахырында исә һәр­берсенә тәм-том туты­рыл­ган пакетлар өләш­теләр. Ху­җа Хәсән­нән кил­гән Любовь Лобурь оныгы Лаураны карап үс­терә Ул әлеге чараны оештыручыларга ти­рән рәхмәтен белдерде.

Чыршы бәйрә­мендә катнашучыларны урамда сюр­приз көтә иде. Төрле төс­ле салют аттылар. Яңа ел салюты. Бу җи­һан­га бәхет өчен туган балаларның барысының да тормышы әнә шундый гүзәл могҗизаларга бай булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыршы бәйрәме яшел чыр­шы