«Әнием догалары ярдәм итте»
Илебез халкына исәпсез- хисапсыз кайгы-хәсрәт, күз яшьләре китергән әфган сугышыннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 24 ел вакыт үткән. Әлеге дәһшәтле сугышта районыбызның 72 улы катнашты. Шулар арасында Кече Кайбыч авылы егете Рамил Рәшит улы Вәдигуллин да бар.
Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлаган елны ук Рамилне Апас районы хәрби комиссариаты Яшел Үзәндәге ДОСААФка шофер һөнәрен үзләштерергә җибәрә. Автомобиль йөртүче таныклыгы алып кайткан егетне 1983 елда Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә алалар. Бу көнне Кече Кайбычта тагын ике егетне- Мөдәрис Гайнуллин белән Рузалит Солтановны да армиягә озаталар. Татарстан хәрби комиссариатында бер кич кунганнан соң, булачак солдатларны Куйбышев шәһәренә, ә бер атнадан соң, хәрби киемнәргә киендереп, Төрекмәнстанның Кушка шәһәренә җибәрәләр. Өч авылдаш бергә дүрт ай хәрби әзерлек мәктәбе уза. Авылда хезмәт белән үскән, физик яктан ныклы егетләр, Әфганстан Республикасының Шендант шәһәренә эләккәч, туганнары йокысыз кала. Бар теләкләре: исән-имин генә әйләнеп кайтсыннар иде. Балачакта бергә уйнап-үскән Рамил, Мөдәрис, Рузалит өчесе бер частьта, төрле роталарда хезмәт итәләр. Салтыйган, Ябалактан, Апас районнарыннан да якташлары була. Автомобиль йөртүче һөнәрен үзләштерүләре хәрби хезмәттә дә ярап куя: Рамил дә, Мөдәрис тә автомобиль батальонына эләгә. Алар автоколонна составында Шенданттан Кандагар шәһәрендәге хәрби аэродромга "КамАЗ" автомобильләрендә самолетларга, вертолетларга керосин ташый.
- Ике шәһәр арасы 510 чакрым. Юлда безне гел дошманнар сагалады, юлга еш кына миналар куялар иде. Тугыз ай хезмәт иткәч, Мөдәрис минага эләгеп, кулын югалтты. Озак кына госпитальдә дәваланганнан соң, аны Кече Кайбычка кайтарып җибәрделәр. Ике ел дәвамында шул ике шәһәр арасында, дошман засадаларына эләгә-эләгә, хәрәкәттә булдык. Һәр рейста диярлек, юлда дошман безгә каршы ут ача иде. Керосин тутырылган "КамАЗ" автомобильләре янганын еш күзәтергә туры килде. Бәрелешләрнең берсендә якын дустым, Балык Бистәсе районының Күки авылы егете Рамил Ибәтов батырларча һәлак булды. Дошман засадасына юлыккач, гранатамет снаряды нәкъ аның автомобиленә эләкте шул. Мине Ходай үзе сакладымы, әниемнең догалары коткардымы, бер тапкыр да яраланмадым, - ди үлем белән күзгә-күз очрашкан Рамил.
Күкрәген медальләр бизәгән солдат туган авылына ике ел да биш ай хезмәт иткәннән соң гына, 1985 елның 30 августында кайтып төшә. Кайтуга Ильич исемендәге колхозда тракторчы булып эшли башлый. Алдынгы механизатор 1991 елда авылның чибәр кызларының берсе Гөлүсә белән гаилә кора. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып, кызлары Раилә, уллары Раил дөньяга аваз сала. Хәзер район электр элемтәсе узелында шофер булып эшлүче Рамил кебек Ватан сагында торган егетләр - район горурлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев