Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч мәктәбе укучылары сәламәтлек дозасы кабул итте

Олы Кайбыч мәктәбендә җомга иртәсе әһәмиятле чарадан башланып китте. Беренче дәрес урынына укучылар һәм укытучылар коллективы мәктәп каршындагы мәйданга чыкты. "Дети России" Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш шоу-айлыгын йомгаклау чарасы буларак оештырылган флешмобта бөтен мәктәп катнашты.

Бу мәктәптә төредән-төрле күңелле, шул ук вакытта файдалы чаралар әледән-әле уздырылып тора. Бүгенгесе исә бигрәк тә күтәренке рухта үтте. Флешмобның инициаторлары - мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлинә Габдрахманова һәм "SаМоSтоятельные дети" наркотикларга каршы республика проекты кысаларында мәктәптә оештырылган "Аюрведа" отряды җитәкчесе Лариса Куликова.

Көне дә заказ биреп куйган кебек иде. Кояшлы тыныч иртәдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау темасына яңгыраган җырлар кәефне икеләтә-өчләтә күтәрде. Бигрәк тә велосипедчылар чыгышы игътибарга лаек иде. Икенчедән башлап, мәктәпнең төрле классларында белем алучы 50дән артык укучы уку йорты территориясе буенча 8ле санын хәтерләткән маршрут буенча узышта катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе укучылары сәламәтлек дозасы кабул итте