Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч мәктәбенең хезмәт лагерендагы 25 укучы 850шәр сум акча алачак

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә лагерьның беренче сменасы эшли башлады.

Өлкән класс укучылары ял белән хезмәтне бергә бәйләп алып бара. Хезмәт лагеренда 25 укучы, нигездә башлангыч классларны үз эченә алган лагерьда 45 бала ял итә. Алар арасында күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар.

Өлкән класс укучылары мәктәп бакчасында эшли, яшел­чәләргә, чәчәк­ләргә су сибә, кәбестә утырта. Аларга лагерьда бөтен шартлар да тудырылган. Эштән бушаган арада төрле уеннар, бәйге­ләрдә катнашалар, аларны Зөя утравына, Казан шәһәренә экскурсия көтә. Хезмәт лагеренда ял итүчеләргә мәшгульлек үзәге аша 850 сум күләмендә түләү дә карала. Моның өчен үзәк белән килешү төзергә кирәк. 1-5 класс укучыларының да лагерьда көннәре күңелле һәм файдалы уза. Аларны Казандагы циркка да алып барырга җые­налар. Мәктәп пешекчеләре Ал­су Гыйсмәтуллина, Роза Кәлимуллина, Надежда Егорова ял итүче балаларны көнгә өч тапкыр тәмле ризыклары белән сыйлый. Ит-сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш табыннан өзелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбенең хезмәт лагере