Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тәрбит фермасында сәнәккә көн бетә

Һәр йорттагы кебек, көннәрдән бер көнне, оешма-предприятиеләргә дә ремонт ясар чак җитә. Бу сүз үзе үк куркытып торса да, җиң сызганып тотынсаң, эш карышмый анысы.

Дөрес, оста куллар белән хәтта таулар да күчерергә була. Олы Тәрбит авылындагы фермада эшләүче терлекчеләр дә моның шулай икәнлеген яхшы аңлый.

- Соравыл авылындагы дуңгыз фермасына реконструкция ясаганнан соң, аны 180 баш сыерга исәпләнгән ферма итеп үзгәртеп куйдылар. Хәзерге вакытта Олы Тәрбиттәге фермада ремонт тулы көченә дәвам итә. Бу ферма сентябрьдә файдалануга тапшырылырга тиеш, - дип таныштырды филиал управляющие Олег Корников.

Элеккеге дуңгыз фермасын карап йөрибез. Искелекнең әсәре дә калмаган. Түбәсе хәзер көмеш төстәге калай белән ябылган, авыр агач ишекләр урынына яшел төстәге зур, тимердән эшләнгәннәре куелган. Бина эчендә дә ремонт алып барылган: идәне бетонланган, сөтүткәргечләр сузылган. Төзекләндерү эшләрен тиз арада башкарып чыгу өчен алты бригада оештырганнар. Аларның тиешенчә эшләвен Гомәр Насыйров контрольдә тота.

Әңгәмәбезгә ферма мөдире Виталий Кириллов та кушылды:

- Моңа кадәр терлек азыгын атлар белән ташыдык, печәнне улакларга сәнәк белән тараттылар, - диде ул. - Хәзер силос белән сенажны трактор таратачак - бу эш тулысынча механикалаштырылган булачак, сәнәкләрне онытырга вакыт җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Тәрбит фермасында сәнәккә көн бетә