Полиция халык ярдәменә таяна
Милициянең исеме полициягә әйләнсә дә, асылы барыбер шул ук калды: алар безнең иминлекне саклый.
Быелгы ел Кайбыч эчке эшләр бүлеге өчен зур үзгәрешләр елы булды. Апас эчке эшләр бүлегенә кушылып, Кайбыч полиция бүлекчәсе сыйфатында эш алып баручы полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен лаеклы каршы алды. Хезмәт юлын 1996 елда гади милиционер булып башлап, төрле үсеш баскычлары үтеп, инде Кайбычтагы бүлекчә начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән полиция майоры Рушан Хуҗин әйтеп узганча, алар 7 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр игълан ителгән "Казань - Антитеррор-2011" оператив-тактик өйрәнүләргә бәйле рәвештә бәйрәм көннәрендә дә көчәйтелгән режимда эшли. Бу - Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында, халыкара дәрәҗәдә үткәрелүче спорт чарасы вакытында террорчылык актларына юл куймау, аны кисәтү буенча үткәрелә. Хәзер полиция Турминский авылы янында тәүлек әйләнәсе кизү тора. Чувашия Республикасыннан безнең республикага керүче, гомумән, трассадагы барлык машиналарны, шоферларның документларын тикшерәләр.
Әнә шундый тикшерүләрнең берсендә Казан шәһәреннән Иске Тәрбиткә кайтучы машинадан пластик шешәгә тутырылган 75 литр ялган аракы табып алганнар һәм экспертизага җибәргәннәр. Әнә шулай ялган аракы сатучыларны ачыклап, күпме гомерләрне саклап калалар. Мәктәп укучыларының кичке сәгать уннан соң урамда йөрүенә юл куймаулары, кибетләрдә алкоголь продукциясенең тиешле вакытта сатылуын контрольләүләре, социаль мошенниклыкка каршы көрәш алып барулары да халык иминлеген кайгыртуда. Район халкы гына түгел, бөтен ил иминлеге сагында тора алар. Чечняда бурычын үтәп кайткан полиция хезмәткәрләре Николай Петухов, Александр Платонов, Александр Воробьев, Радик Хәялиев, Евгений Горшков, Юрий Михайлов, Вячеслав Ильин, Дамир Гыймадетдиновлар белән барысы да горурлана.
Шатлыклары зур - бәйрәм уңаеннан "Кайбыч" бүлекчәсенә министрлыктан "Нива" машинасы бирделәр. Аның белән Колаңгы, Зур Урсак, Кече Мәме авыл җирлегендә эшләүче полициянең участок уполномоченные Альберт Шәфиев идарә итәчәк.
Полиция - халыкка, халык - полиция ярдәменә таяна. Үзара хезмәттәшлекнең генә нәтиҗәлелеккә китерүен аңлап эшлиләр биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев