Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Православие динен тотучы Кайбыч яшьләре берләшә

Әле шушы араларда гына Турминскийдагы Изге Троицк чиркәвенә Татарстан митрополиясенең Казан епархиясеннән яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Артем Гаранин һәм аның ярдәмчесе Татьяна килгән иде. Бу очрашуны "Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге" җитәкчесе Надежда анакай оештырды.

Очрашуга Бәли, Ульянково, Хуҗа Хәсән, Олы Тәрбит, Турминский авылларында яшәүче мәктәп укучылары, яшьләр җыелган иде. Алар башта үзләренең талантларын күрсәтте, соңыннан укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Анда православ яшьләрне активлаштыру, алар белән төрле чаралар үткәрү, интернет челтәрендә үз группаларын булдыру хакында сүз барды. Группа җитәкчесе итеп Турминскийдан Михаил Ермолаев, ярдәмчесе итеп Олы Тәрбиттән Марина Тараканованы сайладылар. Алар шул ук көнне интернетта үз төркемнәрен ачты (http://vk.com/pravoslavie). Яшьләр алдында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Николай атакай белән Надежда анакай чыгыш ясады. Анда Кече Подберезьедан Алексей атакай да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Православие динен тотучы Кайбыч яшьләре берләшә