Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Путин Урсак урман хуҗалыгы поселогындагы 90 яшьлек Фәүзия Сабированы каян белә?

Гомере буе саф урман һавасын сулагангамы, Урсак урман хуҗалыгы поселогында гомер кичерүче 90 яшьлек Фәүзия Ярулла кызы Сабирова үзен яхшы хис итә әле. Олуг юбилее белән котларга килгән башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаны елмаеп каршы алды ул.

- Фәүзия апа, юбилеең турында Мәскәүдә дә белеп торалар икән. Әнә Россия Президенты Владимир Путин да, районыбыз башлыгы Альберт Рәхмә­туллин да котлауларын җибәрделәр үзеңә. Сиңа озын гомер, Мәхмүт ага белән тагын озак еллар тигезлектә яшәвегезне телибез, - диюләренә әбинең гаҗәпләнүе чиксез булды. - Чыннан да Президент кадәр Президент Кайбыч районының бер кечкенә генә авылында яшәүче әбине кайдан белә икән? Котлау хаты чыннан да Мәскәүдән үк килгән.

Авыр сугыш елларында һәм аннан соң фидакарь хезмәт куеп эшләгән барлык өлкән яшьтәге кешеләрне әнә шулай илбашы дәрәҗәсендә зурлауларын әйткәч, Кошманда туып-үскән Фәүзия апа үзе дә сиз­мәстән авыр хатирәләргә бирелде:

- Тормыш безне яшьли сынады шул. Ирләр белән беррәттән урман кисәргә дә, Иваново, Ярославль өлкәләренә кадәр барып эшләргә дә туры килде. Без, авыл балалары, бер эштән курыкмадык, кайда җибәрсәләр, шунда эшләдек. Тормыш авырлыкларын күп күрсәк тә, ачы җилләргә бирешмәдек.

Урсак урман хуҗалыгында эшләгән Сатмыш авылы егете Мәхмүт Сабиров белән матур гомер кичергән ул. Ачык йөзле, шат күңелле, җырга оста Фәүзия апа үзеннән биш яшькә яшьрәк егетне караткан. Бриллиант туйларга кадәр җитәргә туры килгән аларга! Бергә гомер итә башлауларына быел 64 ел булган! Алты баланың икесен югалту хәсрәтен дә кичергән әби белән бабай киленнәре Роза белән гомер кичерә. Люзияләре туган авылларында төпләнеп калган. Бер кызы һәм улы Яшел Үзән шәһәрендә, бер кызлары Караганда шә­һә­рендә яши. Җиде оныклары, ике оныкчыклары да алар өчен өзелеп тора. Фәүзия апаны юбилее белән котларга улы Мансур, оныгы Ләй­сән дә кайткан иде.

- Гаиләдә һәрвакыт татулык булды. Мәхмүт агагыз бервакыттада өйдә тавыш чыгармады, табигате белән сабыр холыклы кеше. Балаларыбыз да эшчән булып үсте, бер тапкыр да йөзебезгә кызыллык китермәделәр, Ходайның рәхмәте, - ди­де юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы Урсак урман хуҗалыгы